Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авырлы хатында коронавирус булса, кайсы очракта йөклелекне өзү киңәш ителә?

Сәламәтлек саклау министрлыгы йөкле хатыннарга киңәшләр чыгарган.

news_top_970_100
Авырлы хатында коронавирус булса, кайсы очракта йөклелекне өзү киңәш ителә?
https://pixabay.com/

Йөклелеге унике атнага кадәр булган вакытта авырлы хатында коронавирус табылса, ул бик каты авырса, баласын төшертергә киңәш ителергә мөмкин. Бу турыда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итте.

Коронавирус авыр формада булса, дәвалауның файдасы тимәсә, унике атнага кадәрге яралгыны төшерү өчен сәбәп булуы ихтимал.

«Йөклелекне иртә срокта өзү өчен төп күрсәткеч — дәвалау терапиясе фонында йөкле хатынның хәле катлаулы булу», диелә хәбәрдә.

Коронавируслы инфекция һәм даруларның тискәре йогынтысы эмбрион өчен зур куркыныч тудыра. Методик киңәшләрдә әйтелгәнчә, әгәр йөкле хатын авырын төшерүдән баш тартса, яралгының хромосомалары аномалиясен өйрәнү өчен өстәмә тикшеренүләр ясарга була. Тикшерүләр хатынның ихтыяры буенча башкарыла.

Әгәр йөклелекнең унике атнасына кадәрге вакытта COVID-19 җиңелчә формада булса, яралгыга тискәре йогынты исбатланмаса, йөклелекне дәвам итү мөмкинлеге карала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100