Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авырлы хатын-кызны эшкә алмасалар, нишләргә?

Бала көтүче хатын-кызны һәр оешма дакочак җәеп эшкә алырга атлыгып тормый. Күпчелек очракта сәбәп бер: сез еш авырыйсыз, бала тапканнан соң да тиз генә эшкә чыкмаячаксыз, чыксагыз да, яшь бала белән “больничный”га йөриячәксез. Тик законда хатын-кызның көмәне ничә айлык булуга да карамастан, аны эшкә алырга тиешләр, диелгән. Җитәкчелек эшкә алмыйм, дигән очракта, бала көтүче ханым нәрсә эшләргә тиеш? Аның нинди хокуклары бар? Бу хакта “intertat.ru” электрон газетасы хәбәрчесенә Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясенең бүлек мөдире Юлия Лазарева аңлатма бирде.

news_top_970_100
Авырлы хатын-кызны эшкә алмасалар, нишләргә?

-Авырлы хатын-кызларның очрагы инвалидларныкына охшаган. Бала көтүче ханым эшкә урнашырга теләсә, ә аны эшкә алмасалар, ул эш бирүчегә яки эш бирүченең вәкиленә, эшкә алмауның сәбәпләрен аңлатуны сорап, гариза язарга тиеш. Ә эш бирүче язма рәвештә аңлатманы 7 көн эчендә  бирергә мәҗбүр. Җавап алынганнан соң,  хатын-кыз ул аңлатма белән килешми икән, бу очракта судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Гариза язганда ниниди дә булса нечкәлекләрне искә аласымы?

Иң мөһиме гаризаны ике нөсхәдә эшләргә кирәк. Җитәкче гаризаларны кабул итүен раслаучы имзасын куярга тиеш. Әгәр дә гаризаны алудан баш тарта икән, ул чагында закзлы хат, ә иң кулае, телеграмма җибәрү отышлы булачак.

Белүемчә, кайбер очракта, көмәнле хатын-кызларның эш көне кыскарак булырга тиеш?

Бу медицина күрсәтмәләренә бәйле. Әгәр медицинка күрсәткечләре буенча авырлы хатын-кызның хәле әйбәт түгел икән, ул чагында ул азрак эшләргә хокуклы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100