news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авырлы хатын ковидтан үлгән, карындагы баланы табиблар коткарган

32 яшьлек Аида госпитальдә вафат булган.

news_top
Авырлы хатын ковидтан үлгән, карындагы баланы табиблар коткарган
https://pixabay.com

Осетиядә стоматолог булып эшләүче 32 яшьлек Аида Т. йөкле вакытта коронавирус ияртә һәм һәлак була, табиблар аның баласын коткарып кала. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Яшь хатын 7 айлык йөкле вакытта үлә. Башта ул коронавирусны өйдә дәвалап маташа. Табиблар фикеренчә, ул хастаханәгә ярдәм сорап соң килә, шуңа күрә фаҗига килеп чыга.

«Табиблар бернинди кагыйдә дә бозмаган. Мөмкин булган барлык медицина ярдәм күрсәтелгән. Кызганычка каршы, фаҗига пациентның ярдәм сорап соң мөрәҗәгать итүе белән бәйле», — дигәннәр төбәктәге Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Аида үзе стоматолог булып эшләгән. Аның әйләнә-тирәдә бик яхшы белгәннәр. Биредә яшәүчеләр аның коронавирус белән авырганын да белми калган, бар да көтелмәгәндә булган.

Аиданың баласы исән-сау, аның гомеренә куркыныч янамый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар