news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авырганда укый торган дога

news_top
Авырганда укый торган дога
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

«Хозур дин турында» телеграм-каналында авырганда укыла торган дога чыкты.

Соңгы арада салкын тидереп, вирус ияртеп авырып китүчеләр саны бермә-бер артты. Шуңа күрә үзегезне һәм якыннарыгызны авырудан саклау, авыруны җиңеләйтү өчен, әлеге доганы укый аласыз.

Гайшә радыяллаһу ганһә Расүлебезнең үз гаилә әһелләренең хәлләрен белергә килгәч, кулын аларның тәненә тидереп, мондый дога укуын риваять иткән:

اللَّهُمَّ رَبَّ النَّاسِ ، أذْهِب البَأسَ ، اشْفِ أنْتَ الشَّافِي لَا شِفَاءَ إِلَّا شِفاؤكَ ، شِفَاءً لَا يُغَادِرُ سَقماً

«Аллаһуммә Раббин-нәәси, әз̣һәбил-бәэси, ишфи әнтәш-шәәфии ләә шифә-ә илләә шифәәү-үкә, шифә-ән ләә йүгаадирү сәкамән».

«Кешеләрнең Раббысы Аллаһым! Бу авыртуны бетер. Син – шифа Бирүче. Синең шифаңнан башка шифа юк. Бу авырту юкка чыгарлык итеп дәвала» (Имам Әл-Бохари, Әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар