Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Авырганда да милләт өчен әрнеде". 90нчы елларда милли мәгариф системасына нигез салучы Илдус Әмирханов вафат

Татар халкы бүген тагын бер зыялы заты белән хушлашты. Татар милли мәгарифенә нигез салган кешеләрнең берсе, Фатих Әмирхановның нәсел дәвамчысы – Илдус Әмирханов дөнья белән хушлашты. Замандашларының, якын кешеләренең Илдус Әмирханов турындагы истәлекләре, мәрхүмнең соңгы көне турында хатыны Әлфира ханым хатирәләре - Интертат сайтында.

news_top_970_100
"Авырганда да милләт өчен әрнеде". 90нчы елларда милли мәгариф системасына нигез салучы Илдус Әмирханов вафат

Фәндәс Сафиуллин: “Көрәшче буын китеп бара”

Сәясәтче Фәндәс Сафиуллин Илдус Әмирхановның вафатын “Татар-информ” хәбәрчесеннән ишетте.

– Китүе бик кызганыч, ишетмәгән идем. Илдус Әмирханга хөрмәтем бик зур. Ул татар милли университетын булдыру идеясе белән янып йөргән иң актив кешеләрнең берсе булды. Әлеге идея дәүләт тарафыннан яклау тапмаса да, энтузиазм белән йөргән кеше ул. Дәүләт ярдәм кулы сузган булса, ул идея тормышка да ашар иде. Әмма аны күрергә язмаган икән үзенә.

Без эш буенча аралашып яшәдек. Мин ул чорларда күбрәк депутатлар белән, ә Илдус Әмирхан җәмәгатьчелек белән эшләде. Милли хәрәкәт тә, сәясәтнең юллары да параллель барды. Без бит милли хәрәкәттә дә, сәясәттә дә халыкка таянып, халык дулкынында эшләдек. Нәтиҗәдә, бер ноктага, бер кыйблага йөз тоттык.

90 елларда, суверинитет алынган чорларда, “Татар теле кирәкми” дип әйтсеннәр иде. Без аны 2018 елда бетерә алмаслык итеп, ныгытып куяр идек. Безнең җебегәнне көттеләр. Азаябыз. Илдус Әмирханның үлеме бик кызганыч. Көрәшче буын китеп бара.

Васил Гайфуллин: “Ул – милли каһарман иде”

– Кит аннан, Әмирхан вафат булганмыни?” - диде Васил Гайфуллин. - Ишетмәдем, юк, ишетмәдем, авырганын да белми идем. Соңгы арада үзем дә авырып торам, кеше хәлен, кеше кайгысын аңларлык түгел, - диде 1990-1996 елларда Татарстанның мәгариф министры, элеккеге Татар гуманитар институты ректоры Васил Гайфуллин.

– Илдус Әмирхан – милләт өчен янып йөргән кеше иде бит ул. Андыйлар турында “милли каһарман” диләр. Үзебезнең татар мәгарифен булдыру, татарча тәрбия – аның төп идеясе иде. Аның: “Акчаны татар һәм рус мәгарифенә аерып бирергә кирәк, урталай бүләргә, шул вакытта гына татар милләтен үстерә алабыз” дигән фикере бар иде.

Без аның белән бер-ике тапкыр очрашудан кала, тыгыз аралашып яшәмәдек. Әмма аны бер генә тапкыр күргән кеше дә милли җанлы булуын, татар милли мәгарифе дип янып йөрүен ачык хәтерли, - диде элеккеге ректор.


Фәрит Зәкиев: “Илдус абый Әмирхан урынына басарлык кеше юк”

– Илдус абый – үз көче белән татар милли университетын төзегән шәхес. Ул аның концепциясеннән башлап, документларын – барысын үзе булдырган кеше. Әлеге университет берничә ел эшләп калырга да өлгерде. Әмма дәүләттән яклау табылмагач, ябылырга мәҗбүр булды. Илдус Әмирхан – балалар бакчасыннан алып, университеткача яңача татар милли мәгариф системасын булдырган кеше. Хезмәтләрен шәхси сайтында да күреп була. Әлеге система бүген дә бар, яши, әгәр аны тормышка ашырырга дәүләт яки хәленнән килгән шәхси кеше алынса, начар булмас иде, - диде Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев.

Илдус Әмирхан – чын милләтпәрвәр булды. Хәзер андый кешеләр юк. Кызганыч, чын татарлар, чын зыялылар китеп бара. Татар мәдәниятен, тарихын, әдәбиятын белгән, татар халкы өчен янып торганнар китә. Юныс Камалетдинов, Рашат Сафин, инде менә Илдус Әмирхан... Илдус абый кебекләр бик сирәк. Әле бит ул аксөякләр, морзалар, Әмирханнар нәселеннән.

Бик аяныч. Чын татарлар китә. Илдус Әмирхан урынына басарлык кеше юк бүген.


Руслан Айсин: “Соңгы көненә кадәр милләт язмышы турында сөйләде”

Сәясәтче Руслан Айсин Илдус Әмирханов янына соңгы көннәренә кадәр барып йөргән. Аның әйтүенчә, Илдус Әмирхановта яман шеш ачыклаганнар.

- Без аның янына барып йөрдек, бу көннәрдә китәчәге билгеле иде. Соңгы көннәрендә ашамады да, хәрәкәтләнә алмый иде. Әмма аңында булды, аңы бик саф иде. Ул милләт язмышы турында сөйләде. Телендә дә, аңында да шул булды. 

Татар халкы зур югалту кичерде. Андый кешеләр хәзер китүе зур кайгы. Ул милли мәгарифебезнең ныклы баганаларының берсе иде",  - дип бәяләде Руслан Айсин. 

Илдус Әмирхан - танылган мәгърифәтче, концептуаль рәвештә татар халкының милли мәгарифен булдырган кеше. Татар гуманитар институтына нигез салучыларның берсе. Ул - математик иде, Мәскәүдә фәнни институтта эшли, югары нәтиҗәләргә ирешә. 1977 елда фәнни карьерасын ташлап, Татарстанга күченеп килә. Укытучы, мәктәп директоры булып эшли. Милли иҗтимагый оешмада актив катнаша, 80 елларда милли хәрәкәтнең күренекле вәкилләренең берсе була. Үз вакытында Бөтентатар иҗтимагый үзәген дә җитәкләп ала. Алар биш ир бертуган иде, "Әмирханият" фондын оештырдылар. Равил Әмирхан - күренекле тарихчы, Рашат Әмирханов - шулай ук тарихчы, Фәрит Әмирханов банкта эшләде, Рәсим Әмирханов китап нәшриятында редактор була. Алар мәгърифәт, фән юлында милләткә, республикага хезмәт иттеләр. Аларның нәселе Фатих Әмирханнарга барып тоташа, ыруларында Мәрҗани да, Колшәриф тә бар. "Унбер буын мәгърифәтчеләр" дип сөйли иде үз нәселе турында. Ул гомерен мәгърифәткә, мәхәллә системасын оештыруга багышлады",  дип сөйләде Руслан Айсин.

"Соңгы көннәрем ахыры, туганнар!"

Татар милли хәрәкәте активистларының берсе Рамай Юлдаш социаль челтәрдә Илдус Әмирхан белән язышуын искә төшергән. 2017 елның декабрендә Илдус Әмирхан "Соңгы көннәрем ахыры, туганнар! Бәхилләшик, әйдә! Беркемгә дә ачуым-үпкәм юк. Бәхил булыгыз!" дип язган булган.


Әлфира Әмирханова: “Милләт дип сыкранды, авыруын сабырлык белән үткәрде”

Илдус Әмирхановның хатыны Әлфира ханымга шалтыратканда, аның зираттан кайтып килеше иде.

“Менә әле генә җирләдек. Үзенең теләге буенча, Самосырово бистәсендәге Яңа мөселман зиратына җирләдек. Яңа гына машинага утырдык”, - диде.

Ул, җайсыз вакыты булуга карамастан, “Татар-информ” хәбәрчесе белән аралашудан баш тартмады, кайгы уртаклашуыбыз өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

- Без Илдус белән Мәскәүдә таныштык. Мин - стоматология институтында, ул аспирантурада укый иде. Шунда өйләнештек. Улыбыз Шамил дә Мәскәүдә туды. Илдус аспирантураны тәмамлагач, күченеп кайттык, - диде ул, яшьлеген искә алып.

Әлфира ханым Илдус әфәнденең иң яхшы ир, иң яхшы әти булуын да искә алды.

“42 ел яшәдек, мин аның бервакытта та безгә начар мөгамәләсен күрмәдем, белмәдем. Беркайчан да авыр сүз әйтмәс, кеше сөйләмәс иде. Аның әнисе дә шундый булды. Туганнары да шундый. Алар бервакытта да кеше гайбәте сөйләп утырмаслар. Илдус та нечкә, саф күңелле кеше булды”, - диде ул.

Әлфира ханым Илдус Әмирхановның соңгы көннәре турында да сөйләде.

– Соңгы арада авыртып ятты. Ике ай чирләде. Әмма авыртуны баса торган уколлар, наркотик матдәләр алмады. Авыруын да ирлек белән, сабырлык белән күтәрде. Авырганда да милләт өчен әрнеде. Татар теле кыскартылуга бик борчылды. Килгән һәр кешегә, укучыларына китапларын бирергә куша иде. Һәр килгән кунакка китапларын тараттым. Аңа бик күңеле булды. Үзе изге күңелле кеше булгангамы, тиз, җиңел өзелде. Артык авырсынып ятмады.

Әмирхановлар Биектау районының Усад авылында яшәгән. Әмма Илдус Әмирханов үзен авыл зиратында түгел, Яңа мөселман зиратында җирләүне әмәнат иткән.

– Үзенең теләге буенча, бер ай элек Казанга килеп, зират урыннары, җиргә иңдерүчеләрне белешеп, сөйләшеп кайттым. Үзенә кайтып сөйләгәч, күңеле булды, тынычланып калды. Бу зиратны булдыруда, аның өчен җир алуда Малик абый Мөхәммәтҗанов белән бергә янып йөргән кеше бит ул. Шуңа шунда китәсе килгәндер инде. Юкса, Усадтагы зират та урман эчендә, бик матур җирдә урнашкан, - дип сөйләде “Татар-информ”га Әлфира Әмирханова.

Әлфира ханым әйтүенчә, ул Усадтагы йөртларында улы Шамил белән яшиячәк. Кызлары Чулпан кияүдә.

Илдус Әмирхановның тормыш юлы
  • Илдус Госман улы Әмирханов 1941 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Урта Терешка авылында укытучы гаиләсендә туган. Ульяновскида тимер юл мәктәбендә укый, Иркутскида тимер юл төзелешендә эшли. Казан дәүләт университетының механика-математика бүлегендә укый. Мәскәүнең нефть буенча үзәк фәнни-тикшеренү институтына аспирантурага чакырыла. Укыганда нефть төбәкләрен автоматлаштыру эшләре белән шөгыльләнә. Аспирантураны тәмамлагач, Краснодар төбәгендәге махсус лабораториягә эшкә җибәрәләр. Ул Казанга кайтырга карар кыла. Бу хакта ул истәлекләрендә болай дип яза:
"Әмма мине борчыган нәрсә - чит-ят мохиттә яшәү иде. Улым рус мохитендә тәрбияләнә. Хатыным да татар мохитендә үсеп, Уфа шәһәренең башкорт зыялыларын әзерли торган беренче номерлы интернатын тәмамлаган. Мәскәүгә дә шуның өчен җибәрелгән. Димәк, Башкортстанга кайтырга тиеш кеше. Үзем турында әйтеп тә торасы юк. Ата-бабам Казанда, Татарстанда яшәгән, дингә, милләткә телгә, мәгарифкә фидакарьләрчә хезмәт иткән.

Дөрес, безне монда хөрмәт итәләр, берәү дә куарга җыенмый, әмма аларның үз җире, үз мохите. Безнең  дин дә, тел дә, милләт тә аларга кирәкми.

Димәк китәргә, туган якларга, туган мохиткә кайтырга кирәк.

Шулай итеп мәслихәт кылгач, Казанга кайтырга карар кылдык. Мәскәүгә  хәбәр итмичә генә фатирыбызны алмаштырырга керештек. Туганнарым Казанда өч бүлмәле “хрущевка” тапканнар. Сыйфатын, төзеклеген карап тормыйча гына алмаштырып та куйдык. Кайткач күрәбез, бу фатир безнең Абинскидагы фатирга караганда тавык кетәклеге генә икән. Әмма артык борчылып тормадык. Иң әһәмиятлесе, Казанга, милли мохиткә кайттык. Тора-бара фатир да булыр дип уйладык. Соңыннан гына ялгышканбызны аңладык.

Соңрак күренгәнчә, Казанга кайту гаилә фаҗигасенә әйләнде. Милләткә хезмәт итәбез дип, әкренләп түбәнгә тәгәри башладык..."

Илдус Әмирханов үзенең шәхси сайтын ачып, анда милләт, тел турындагы фикерләрен яза.



Илдус Әмирхановның Милли мәгариф турындагы фикерләре:

"Мин бу юнәлешләрдә (милли мәгариф - Интертат) дини һәм милли структуралар белән дә эшләргә тырыштым. Алар да каршы килмәде шикелле. Мине төрле очрашуларга, җыеннарга чакырдылар. Әмма утыз ел буена эшләгән, хәтта гамәлгә куйган системаларны өйрәнәселәре килми. Моңа белемнәре җитми. Шуңа күрә меңләп мәчет-мәдрәсә ачсак та, тормыш һаман сүтелә, җимерелә бара.

Мине бер генә нәрсә гаҗәпләндерә. Нишләп милләт язмышы өчен үтә әһәмиятле эшләр башына бары тик кәнәфигә буйсынучы җансыз урындыклар куялар? Һәм кем куя? Нинди максатларда? Үстерү өченме, үтерү өченме? Таныш кешеләрем миңа бу эшләрне ташларга, кешечә яшәргә киңәш итәләр.

Янәсе, бу эшләр берәүгә дә кирәкми. Әмма мин алай димәс идем. Түрәләр, зыялылар, “затлылар” битараф булсалар да, алар халыкка җитә.

Ә бит Фәхретдин, Насыйри, Нурси хезмәтләре дә милли мәгариф нигезендә ятмый. Ләкин шулай да аларны өйрәнәләр, тар даирәләрдә булса да кулланырга тырышалар. Әлбәттә, безнең халык өстән кушканы көтә. Әмма көтеп тормаучылар да бар. Менә шулар өчен эшлим дә инде. Аллаһ сүзе әле узмаган. Коръән әле искермәгән. Димәк, өмет тә әле сүрелмәгән!" 

Илдус Әмирханның кайбер китаплары:

Әмирхан Илдус. Татар фәлсәфәсе һәм милли мәгариф. − Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. − 335 б.
Татар кануны (кануннамә). − Казан: Татар халкының Милли Мәҗлесе, 1996. − 44 б.
Татарстан Республикасы милли мәгарифнең концептуаль нигезләре. Проект. − Казан: РИЦ «Школа» нәшрияте, 2000. − 20 б.
Концептуальные основы национального просвещения Республики Татарстан. Проект. − Казань: РИЦ «Школа», 2000. − 20 с.
Татарстан гаиләсенең әхлак кануны. 2002. − 50 б.
“Әмирхания” мәхәлләсе. Нигезнәмә. Казан-Чаллы: “Әмирхания” мәгърифәтчелек фонды, 1997. − 43 б.
Амирханов Ильдус. Проблемы татарского национального просвещения (концептуальные разработки). Казань-Челны: Просветительский фонд «Амирхания», 1997. − 64 с.
“Әмирхания” рухи-дөньяви мәдрәсәсе. Нигезнәмә. Казан-Чаллы: “Әмирхания” мәгърифәтчелек фонды, 1997. − 54 б.

    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100