Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авырган вакытта «идеаль» температура ничә градус булырга тиеш?

Температура күтәрелү — ул организмның инфекциядән саклану реакциясе.

news_top_970_100
Авырган вакытта «идеаль» температура ничә градус булырга тиеш?
pixabay.com/ru

Авырган вакытта тән температурасы күтәрелү иммун системасының яхшы эшләвен, ә температура булмау иммунитетның какшавын аңлата. Бу хакта аллерголог-иммунолог Владимир Болибокка сылтама белән РИА Новости яза.

Табиб сүзләренчә, температура күтәрелү — ул организмның инфекциядән саклану реакциясе.

«Иммун системасының эшчәнлеге цитокиннар — иммун системасы күзәнәкләре активлашкан вакытта бүленеп чыга торган молекулалар белән билгеләнә. Иммун системасы вирусларга яки бактерияләргә тәэсир итә, цитокиннар нерв системасының температураны җайга сала торган үзәгенә эләгә һәм организм температураны күтәрергә кирәк дигән сигнал ала, чөнки инфекциягә каршы көрәш бара», — дип аңлатты табиб.

Аның сүзләренчә, бактерияләрнең фермент системасы һәм вирусларның генетик аппараты билгеле бер температурада эшләүгә көйләнгән. Һәм ул артканда бу микроорганизмнарга үрчү авырлаша.

Әгәр ОРВИ вакытында кешенең температурасы күтәрелми икән, бу аның иммун системасы инфекциягә тәэсир итми дигән сүз. Шулай да, бу системаның артык реакциясе дә куркыныч булырга мөмкин.

«Цитокиннар артык күп бүленеп чыкканда гиперпиретик реакция барлыкка килә: температура 39-40 градустан да югары була. Температураның бу кадәр күтәрелүе эчке органнарга, аеруча йөрәк-кан тамыры системасына начар йогынты ясый», — диде иммунолог.

Кайбер очракларда организмның мондый реакциясе йөрәк эшчәнлегендә өзеклекләр китереп чыгарырга, хәтта аны туктатырга да мөмкин. Шуңа күрә температурасы бик югары күтәрелгән авыру һәрвакыт табиб күзәтүендә булырга тиеш.

Табиб сүзләренчә, организм инфекция белән нәтиҗәле көрәшсен өчен «идеаль» температура — 37 яки 38,5 градус.

«Без медицина киңәшләрендә гел әйтәбез: әгәр тән температурасы 38,5 кимрәк икән, температура төшерә торган дарулар эчәргә кирәкми, мондый температурада организм инфекция белән үзе дә яхшы көрәшә», — дип йомгаклады табиб. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100