Американың Висконсин штатында 17 яшьлек йөкле кызны егете үтермәкче була, сеңлесен коткарырга маташкан абый кеше үлә. Бу хакта People басмасы хәбәр итте, дип яза «Рен-ТВ».
Фаҗига Баррон шәһәрендә булган. Йөклелекнең җиденче аенда булган 17 яшьлек хатын-кыз фатирга кергән, анда аны егете көтеп торган.
Егет кызга аткан, пуля аның эченә тигән. Абыйсы сеңлесенә ярдәмгә ташланган, әмма егет аңа да аткан. Абый кеше җәрәхәтләрдән һәлак булган.
Хатын-кызны хастаханәгә китергәннәр. Аның үзен һәм сабыен коткарып кала алганнар. Табиблар, баланың хәле тотрыклы, дип бәяли. Абый белән сеңелгә һөҗүм иткән ир-егет үз-үзенә кул салган.