Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авырга узган хатынның организмында нинди үзгәрешләр була - видео

Хатын-кыз организмы зур үзгәрешләр кичерә.

news_top_970_100
Авырга узган хатынның организмында нинди үзгәрешләр була - видео
pixabay.com

Бала яралганнан алып туганчы гадәттә 266 көн (38 атна) уза, бала күтәргән вакытта хатын-кыз организмында зур үзгәрешләр була. Бу видеода ул үзгәрешләрнең тизләтелгән моделе.

Биеклеге 7-8 см, киңлеге 5 см, стенасының калынлыгы 0,8 см, авырлыгы 50-70 грамм булган аналык иң зур үзгәреш кичерә. Аның стенасының калынлыгы 3 см була, авырлыгы 1 кг га җитә. Башта күләме нибары 2 миллилитр булса, соңыннан 4000-5000 миллилитрга җитә.

Кеше организмында шулкадәр үзгәреш кичергән башка орган юк. Аналыктагы кан тамырлары үсеш ала, органдагы кан әйләнеше 60 тапкырга арта.

Күкрәкләр үсә, сөт бизләре эшли башлый.

Ашказаны-эчәк системасында үзгәрешләр була, гадәттә, 3-4 айда токсикоз күзәтелә.

Хатын-кызның авырлыгы арту (13 кг га кадәр) сәбәпле, атлап йөреше дә үзгәрә - гәүдәсе турая, "авырлы хатынның горур адымы" барлыкка килә. Сөякләрдә кальций кими, шул сәбәпле, аларның ныклыгы азая.

Тән тиресе тартыла, кайбер урыннарда кан сауган урыннар барлыкка килә. Шулай ук авырлы хатыннарның тәненә таплар, тимгелләр чыгуы ихтимал.

Йөрәк тибеше 6 атнадан арта башлый һәм 16-28 атнада максимумга җитә, аннары ул нормальләшә. Бу яралгы үсеше өчен кирәкле матдәләрне тизрәк китереп җиткерү кирәклеге белән бәйле.

Сулышның ешаюы да хатын-кызның үзен генә түгел, баланы да кислород белән тәэмин итү кирәклеге белән аңлатыла.

Аналык зураю сәбәпле сидек куыгы кысыла, шул сәбәпле, йомышны үтәү белән бәйле кыенлыклар килеп чыга. Бу шулай ук авырулар китереп чыгарырга мөмкин.

Яралгы гормоннар бүлеп чыгару сәбәпле, хатын-кызның холкында үзгәрешләр килеп чыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100