Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыр хәлдәге Андрей Губин, җырларын мирас итеп калдыру өчен, яшь җырчы эзли

news_top_970_100
Авыр хәлдәге Андрей Губин, җырларын мирас итеп калдыру өчен, яшь җырчы эзли
Андрей Губин 1995 елда

Җырчы Андрей Губин җырларын мирас итеп тапшырмакчы була, дип яза Woman.ru. Ул берәр яшь артистка үзенең җырларын тапшыру хокукын бирмәкче була икән.

Ул хәзер Мәскәүдә яши. Әмма 90нчы еллар кумиры нәрсә белән шөгыльләнергә икәнен белми дә икән. «Җырлар язам, концертларга йөрим. Анда яшь җырчылар чыгыш ясады. Кемгәдер җырларымны тапшырмакчы булам, алар миндә инде күп», – дигән Губин.

49 яшьлек җырчы сәхнәдә бүтән чыгыш ясарга теләмәвен әйткән.

Җырчы инде озак еллар «сул яклы прозопалгия» дигән нерв авыруы белән авырый. Авыру сәбәпле, аның сул як битендәге мускуллары тартыша, авырта, тешләре коела. Җырчы үзе «тереләй черим» дигән. Андрей Губин, авыру көчәйгәндә, хәрәкәтләре генә түгел, хәтта сулыш алуы да бик нык авырттырганын әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100