Җырчы Лада Дэнс Кырым – Мәскәү трассасында авариягә эләккән. Аның баш мие селкенгән, умырткасына зыян килгән. Аның концерт директоры Сергей Пудовкин җырчының хәле авыр булуын әйткән. Вертолет чакырып, хастаханәгә – ми микрохирургиясе институтына җибәргәннәр. Аның хәле уртача авырлыкта, дип бәяләнә.
Лада Дэнс корпоратив концертка чакырылган булган. Кайтып барганда, авыр һәлакәткә юлыккан. Әлегә кем гаепле икәне билгесез, «ул авыр хәлдә» дигән концерт директоры.
Авария кичә кичке 7дә Кырымнан Мәскәүгә кайтып барганда була. 3 машина бәрелешә, 4 кеше каза күрә. Һәлакәткә юлыгу сәбәпле туктап торган 2 машинага җырчы утырган машина килеп бәрелгән, дип яза «Стархит».
Кичә Лада Дэнс Сочидан видео куйган, затлы ресторанда утыруын әйткән. «Тәмле ашарга яратам, аннары шуны спортзалда чыгарасы була», – дип язган 56 яшьлек җырчы.
Элегрәк җырчы юлда тиз йөрүен яшермәгән дә. Әмма олыгая баргач, әкренрәк йөри башладым, дигән. «Мин юләр кебек куа идем, штрафлар түләп арыдым. Хәзер чит илдә генә һәм клиплар төшергәндә генә куам. Җәй үзем йөртәм, туфлине салам да яланаяк газга басам», – дип мактанган моңа кадәр булган интервьюсында җырчы.
«Өендә утырсын, йөртә белмәгәч», – дип язганнар социаль челтәрләрдә.