Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыр хәлдә калучылар 2024 елда кредитларын вакытлыча түләми тора ала

news_top_970_100
Авыр хәлдә калучылар 2024 елда кредитларын вакытлыча түләми тора ала
Фото: freepik.com

1 гыйнвардан авыр хәлдә калучылар кредитларын вакытлыча түләми тора ала. Бу 2024 елның 1 гыйнварына кадәр алынган кредитларга кагыла.

Кредит каникулы ике очракта бирелә:

– табышы 30 процент, яки тагын да күбрәккә кимегәннәр;

– гадәттән тыш хәлләрдән (янгын, су басу) каза күргәннәр.

Кредит каникулы алыр өчен банкка барып гариза язарга кирәк. Кредит каникулының максималь срогы – 6 ай.

РБК язуынча, 2020 елда кредит каникуллары күпләрнең бөлгенлеккә чыгуын кисәтеп кала алган.

Үзәк банк статистикасы буенча, 2022 елның мартыннан 2023 елның сентябренә кадәр 4 миллион физик зат кредит каникулы сорап мөрәҗәгать иткән, аларның 44 процентына уңай җавап килгән.

Кредит каникулы бирүдән баш тартуның төп сәбәбе – кредит күләме зур булу һәм табыш кимүне дәлилли алмау.

Хөкүмәт раслаган кануннар буенча, кредит каникулы барлык кредитларга да бирелми. Кредит суммасының күләме билгеләнгән.

1,6 млн – автокредитлар өчен;

450 мең – гадәти кредитлар өчен.

Кредит каникулы вакытында штрафлар салынмый. Әмма каникул вакытында килешүдә каралган процентлар исәпкә алына. Бер кредитка бер генә каникул алып була. Бер тапкыр кредит каникулыннан файданучыга каникул бирелми. Искәрмә – махсус операциядә катнашучылар.

Кредит каникулы сорап мөрәҗәгать иткәч, кредит бирүче оешма яки банк 5 эш көнендә уңай җавап бирергә, кире какса, сәбәбен аңлатырга тиеш. Килешмәгән кеше булса, ул Үзәк банкның төбәктәге бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә ала.

Кредит каникулына мохтаҗ булуны раслау өчен, эш урыныннан 2НДФЛ белешмә, эшсез булуың турында белешмә, «больничный» документлары кирәк. Ә инде гадәттән тыш хәлгә дучар булуыңны күрсәтү өчен җирле хакимият биргән белешмә кирәк булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100