– Доктор, керергә мөмкинме?
– Әйе, керегез. Тыңлыйм сезне. Нәрсәгә зарланасыз?
– Хәзер әйтәм, доктор. Менә язган кәгазь кисәгемне табам да…
– Нигә кирәк соң ул?
– Шуңа кирәк нәрсәләремне язган идем... Ә менә ул! Минем бар нәрсәмне оныта торган гадәтем бар… Хәтерем юк.
– Ничек инде хәтерең юк? Каян алып әйтәсең аны?
– Бөтен кирәкле сүзләремне әйтергә онытам. Фамилиямне дә, исемемне дә, телефон номерларымны да, тормышта ни кирәклеген дә – бөтенесе баштан чыгып бетә. Бер сүз белән әйткәндә: соңгы чиккә җиткәнмендер…
– Ә сез аларны язып барырга уйламыйсызмы?
– Әй, доктор, аңа калгач, беткән булып чыгам бит инде. Ручка кирәк, дип уйлавым була, шундук нәрсә язасы икәне онытыла.
– Өегездә ничек сез?
– Өйдәме, доктор?
– Әйе, гаиләгездә. Сез өйләнгән кешедер бит?
– Өйдә дә начар. Хәтта хатынның туган көнен искә төшерә алмыйм, өйләнгәннең кайчан булганы баштан чыгып китә. Кайсы катта, фатирда торганны бутыйм. Хатынның әнисе ниндирәк икәне хәтердән ычкынган. Инде эшләп алган акчаларны да өйгә алып кайтырга онытам.
– Әйе, хәлегез авыр икән шул. Аңладым. Сезнең шулай булуыгыз эшләгәндә дә комачаулыйдыр инде?
– Монда эшнең катнашы юк. Бер дә.
– Ничек? Ә сез кайда эшлисез?
– Минме?
– Сез инде, тагын кем булсын?
– Хәзер, бераз гына көтегез, искә төшерим әле. Хезмәт кенәгәсенә генә күз төшереп алыйм. Мин – Транспорт һәм коммуналь хуҗалык министрлыгында халык шикаятьләрен тикшерү бүлегендә бүлек мөдире.