Авыр көн (Кәрим Кара)
Иртән уянуга ук сизгән иде Әнвәр көннең уңышсыз буласын. Башта сул аягына киде искәрмәстән карават янында торган чүәкләрен. Ә сул аягың белән торсаң, көннең ничегрәк үтәчәге билгеле инде.
Ашыга-кабалана чәй эчәргә утыргач, ялгыш кулы тиеп китеп, тулы чынаягын чалбарына түкте. Икенче чалбар эзләп табып алыштырырга туры килде. Шуннан автобус тукталышына ашыкканда, каршысына бозау дәүмәле эт килеп чыкты да, һау-һаулап өреп, аңа ташланды. Бар көчне салып йөгерергә туры килде. Тукталышка таба булса, файдага гына булыр иде, бәлки. Үч иткәндәй капма-каршы якта гына котылу юлы бар иде. Балалар бакчасына чабып кереп яшеренде.
Сирәк йөри торган автобусына соңга калды, әлбәттә. Кысылып кереп баскач та әле алда торган центнер тарткан хатынкай очлы үкчәләре белән аның аягына басты. Шул килеш өч тукталыш үтәргә туры килде. Чатанлый-чатанлый эш урынына барып керде ул, тизрәк эш өстәле артына утырырга ашыкты, йөзенә эшлекле кыяфәт чыгарды.
Шул ук минутта каршысына шефның сәркәтибе Айсылу килеп басты.
Хуҗа сезгә эштән бушатуны сорап гариза язарга кушты. Әле мөһим киңәшмәгә китте ул. Кайткач кабул итәр үзегезне.
Башына күсәк белән суктылармыни Әнвәрнең! Мизгел эчендә кырык төрле сәбәпләр үткәрде ул күңеленнән. Нинди гаепләре бар соң әле аның? Дөрес, еш кына эшкә соңга калгалый. Малайны бакчага илтеп өлгерә алмый ул. Ике көн урын өстеннән торалмый чирләп ятты. Соң бит врачтан справкасы бар. Өмәгә чыкмый калды яз көне, баҗасы кунакка килгән иде. Ул котыртты.
Бесплатнога эшләп йөрмә шуларга. Болай да көн ярымга тиен ярымга йөрисең, - диде. Баҗа янында сыра чөмереп утыру күңеллерәк иде, бармый калган булды шәпләнеп. Әллә шуны чокып чыгарганмы хуҗа? Профсоюз башлыгына кызып китеп әйткәне булды:
Үзеңә отпуск гел җәй көннәренә туры килә. Ә без кышкы бураннарда ял алабыз, - диде. Бик эчкерле адәм. Юкны бар итеп зарлангандыр башлыкка.
Нигә мондый каты карар? - дип сорады ул сәркәтип кыздан. Гадәттә, түрә тирәсендә буталган кешеләр барысын да белеп торалар. Бу юлы ышанычлы җавап ишетергә язмаган икән Әнвәргә.
Белмим, – диде дә кызый төксе генә, тек-тек атлап китеп тә барды.
Чигәләрне учлап ни уйларга да белми утыра иде Әнвәр, кесә телефоны шалтырады. Хатынының номеры иде.
Кадерлем… – диде хатыны йомшак кына итеп. - Ничек дип әйтим икән...
Мондый кереш сүзләрне ишеткәч, Әнвәрнең йөрәге сулкылдап куйды. Кадерлем, имеш… Сирәк әйтә иде бу сүзләрне аның хатыны. Бик тә гаепле чакларында ире кадерлегә әйләнә иде аңа. Бу юлы нәрсә ишетермен икән инде дип, дәвамын көтте Әнвәр.
Мин «Колос» кафесы кырында. Теге перекрестокта...
Бүген иртәдән хатыны Әнвәрнең күз карасы төсле саклаган «Гранта»сына утырып чыгарга тиеш иде. Имеш, больницага барып күренергә кирәк икән аңа. Хастаханәгә автобуска утырып барып булмыймы икән ул?
Бер сантые килеп фараларга бәрелде. Дөресрәге, мин үзем аның бамперына барып сыландым. Әз генә араны чамаламаганмын. Гаишниклар протокол төзиләр әлеге вакытта. Үзең килеп урамассыңмы, кадерлем?
Бу яңалык бер төрле киртәләргә дә сыймый иде инде. Тормышында бердәнбер шатлыгы булган машинасыннан да колак какса? Хатынының сөйләшү рәвешен белә ул. Фаралар дигәне машина гармун күрекләренә әйләнгән дигән сүз инде ул...
Бүлек башлыгыннан рөхсәт алып, авария урынына ашыкты Әнвәр. Тиз генә җибәрмәде әле аны бүлек башлыгы. Атна азагына кунакка чакырды.
Пенсиягә китәм, вакыт инде, күп эшләдем, - дип сөйләнеп торды.
Кафега кадәр ара ерак кына иде. Ярый автобуста кешеләр кимегән, буш урыннар пәйда булган иде. Иркенләп утырып, тәрәзәгә текәлде Әнвәр. Ачуы кабарганнан кабара бара иде аның. Хатын-кызга акыллы ир машина ышанып тапшырамыни? Әнә кер юа торган машина җитмәгәнмени аларга? Шом салып тагын түш кесәсендәге телефоны тавыш бирде. Дача буенча күршесе Фазыл икән.
Син белмисеңме әллә? – дип гөрелдәде ул трубкага. - Мин төн буен янгын сүндереп йөрдем. Чак коткарып кала алдык үзебезнекен. Синеке янып көл булды, брат. Анда торымбашлар да, тездән көл. Алай да барып күз сал. Көл арасыннан берәр нәрсә тапмассыңмы? Да-а, брат, кайгыңны уртаклашам...
Бу хәбәрне бик төшенеп тә җитмәде Әнвәр, кайсы яңалык турында уйларга белми гаҗиз булды. Берсеннән-берсе куркынычрак иде яңа хәбәрләр...
Автобустан төшкәч тә, светофор янында юлны аркылы чыкты Әнвәр. Күзләренә ак-кара күренми иде ирнең. Шулчак кемдер җиңеннән тартты аның. Борылып караса, хатыны елмаеп басып тора.
Әйдә, очрашырга язгач, кафега кереп берәр чәшке кофе эчеп чыгабыз, – диде ул елмаеп.
Ә машина кайда? – диде кашларын җыерып Әнвәр. Кофе кайгысы ди монда.
Бигрәк беркатлы инде син, - диде хатыны үз итеп. - Шуңа яратам мин сине. Барысы да тәртиптә. Машина әнә стоянкада тора. Шаярттым бит мин сине. Оныттыңмы, бүген беренче апрель...
Көләргә дә, еларга да белмәде Әнвәр, еш-еш бит алмалары тартышты аның. Ярый шаярту гына икән әле дип шатланасы кала инде… Кулын селтәп, хатыны артыннан кафега иярде ул. Кайнар кофе йоткалап, бер круассан ашап утырганда, хатынына сөенче алды.
Безнең дача көлгә очкан анда...
Инде хатынының йөзен болыт каплады:
Ничек? – диде ул кофесы турында онытып.
Әнвәр кыскача гына күршеләренең яңалыгы турында сөйләп бирде. Ашыгып машинага чыгып утырдылар да ничә еллар тәрбияләгән дачаларының җимерекләрен карарга киттеләр.
Үзләренең җир бүлеменә борылгач та дачаның кояшта ялтыраган түбә калаен күреп алдылар. Йөрәкләре тынычланып,тыннары тигезләнеп китте. Шулай да капка төбенә үк барып җиттеләр. Анда катырга кисәгенә күмер белән: «Беренче апрель, күршеләр!» - дип язылып куелган иде. Шаяра белми шаярган күршеләрен аты-юлы белән сүгеп, кирегә борылдылар. Барыбер тынычлана төшкәннәр иде алар.
Хатынын эш урыны янында төшереп куеп, Әнвәр үз конторасына юл тотты. Артык ашыкмады ул. Ашыгудан ни файда? Көн бушка үтте, прогул язганнардыр, профсоюз лидеры тикшереп кенә тора килгән-киткәннәрне. Язсыннар, барыбер бу эштән китәсе, әнә бит түрә гариза тотып керергә кушкан, диделәр. Артык пошынмый иде инде бу яңалыкка Әнвәр. Теше-тырнагы белән ябышып ятарлык түгел эше. Ни акчасы юк, ни күңелгә яткан эше дигәндәй. Йөри шунда чалбар туздырып. Торган фатирыннан да ерак. Алган белеме буенча да эшләми. Бу эштән котылыр да, үзләре янындарак күңелгә ятышлы, яхшы хезмәт хакы түләнгән эш эзләр. Адәм көлкесе бит, ир исемен күтәреп йөргән була, алган акчасы айныкы айга бетеп бара...
Өстәле артына утырып гариза язды Әнвәр, моңсуланып тирә-якка күз салды. Бераздан бу өстәл артында бөтенләй башка кеше утырыр, ул хуҗага хуш килер, бәлки...
Сәркәтип кыз Айсылу эш урынында юк иде. Әнвәр бер төрле ныклык белән хуҗа кабинетының ишеген шакыды да эчкә үтте. Хөрмәте Гали Вәлиевич папкаларга күмелеп нидер укый иде. Әнвәрне күргәч, башын күтәреп, үзе янындагы урындыкка күрсәтте.
Ни йомыш? – диде.
Керергә кушкансыз икән. Менә кердем, гариза яздым, - диде каушый төшеп Әнвәр. Түрәләр күргәндә гел каушый, кызара торган начар гадәте бар иде аның.
Чакыруны чакырмаган идем дә, ну керүең яхшы булган. Үзем дә сөйләшергә йөри идем. Гаризаң турында соңрак. Менә мин сине пенсиягә китүче Сабиров урынына бүлек җитәкләргә билгеләргә тели идем. Син ничегрәк карыйсың бу сорауга?
Бу кадәресен үк көтмәгән иде Әнвәр. Башы эшләп калып, җитез генә гаризаны кире алды ул, урыныннан сикереп торып:
Ышанычыгызны аклармын, Гали Вәлиечвич, – дип яңгыратып әйтеп салды.
Синең хәлеңнән килер дип уйлыйм. Иртәгә яңа эшне кабул итеп алырсың, – дип озатты аны хуҗа.
Эш сәгате тәмамлангач, бөкеләрдә утырганда тормышның хикмәтләре турында уйлады Әнвәр. Бер көн эчендә күпме вакыйгалар үтте күз алдыннан. Бер янды, бер туңды дигәндәй. Айсылу да аны шаяртырга уйлаган булып чыга инде болай булгач. Кем уйлап чыгаргандыр ул беренче апрель шаяртуларын? Үзен җилле генә итеп шаяртырга бер. Ә шулай да барысы да яхшы тәмамланды. Кайтып хатынын шатландыра әле ул башлык белән булган әңгәмәне сөйләп. Ни әйтсәң дә, кирәктер инде адәм баласына үзгәрешләр. Гел бертөрлелек ялкыта кешене. Бары азагы яхшы тәмалансын үзгәрешләрнең...