Авыр хисләрдән ничек арынырга?
Сабыр төбе — сары алтын, дисәләр дә, табиблар һәм психологлар тискәре эмоцияләрдән вакытында арынырга, аларны эчкә җыймаска киңәш итә. Башкортстанның «Яңа көн» газетасының 2021 елның 10 декабрь санында авыр хисләрдән арынуның берничә ысулын тәкъдим итәләр.
Җырла яки кычкыр. Моны өйдә эшләү мәҗбүри түгел. Урманда, болында яки кеше аз йөри торган урында кычкырырга яки җырларга мөмкин.
Бие. Кәефеңә туры килгән көйне җибәр дә күзләреңне йом. Гәүдәңне тыңла, ул үзе теләгәнчә хәрәкәт итә башлаячак. Башта башыңны чайкап, аякларыңны тыпырдатып аласың килер, аннары хәрәкәтләр активлашып китәчәк. Биюең ниндидер бер рәвеш алачак һәм ул сиңа күңелеңә җыелган «каткан» хисләреңне чыгарырга ярдәм итәр.
Рәсем яса. Күңелең ни тели, шуны яса. Сул кул белән ясасагыз, тагы да яхшырак, чөнки ул эмоциональлек өчен җавап бирә торган баш миенең уң ярымшары белән бәйле. Шулай ук күзләреңне йомып та ясарга була. Анда аңлашылмаган сызык, бизәкләр булырга мөмкин һәм бу шулай булырга тиеш тә.
Сула. Сулыш нерв системасы белән бәйле, шунлыктан тирән итеп, күкрәк тутырып сулау кирәкмәгән хис-тойгылардан арынырга ярдәм итә. Сулыш гимнастикасы күнегүләре интернетта җитәрлек. Әлеге күнегүләр, беренчедән, тынычландырса, икенчедән, сәламтлек өчен дә файдасы бик зур.
Әйтәсе килгәнеңне әйт. Кайчак әйтәсе килгәнеңне бик якын кешеңә сөйләү дә кыен. Гадәттә алар сиңа киңәш бирә, өйрәтә башлый. Ә сиңа бары эчеңдәгене бушатырга гына кирәк бит. Җырдагыча, серләреңне җилгә яисә нинди дә булса уенчыкка, йорт хайванына, агачка сөйләргә мөмкин.
Яз. Компьютер яки телефонда язма, ә нәкъ менә кулдан язу кирәк. Үзеңне борчыган хисләр, хәлләр турында бернинди анализ, фикерләрсез, нәтиҗәләрсез генә яз. Күңелеңә җиңел булып киткәнче, башыңа нәрсә килә, шуны яз.
Бәргәлә. Монда сүз кемне дә булса тотып бәргәләү турында бармый. Ачу килгәндә йодрык төйнәү, нәрсәгә булса да сугып аласы килү теләге туарга мөмкин. Мондый вакытта спорт залына барып, «груша» төеп кайтырга була. Яки мендәр, келәм, диванны каккалап керсәң яхшы. Беренчедән, тынычланасың, икенчедән, чисталык үзе үк кәефне күтәреп җибәрәчәк.