Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авыр хезмәт»: Фирдүс Тямаев мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Җырчы халыкны үзе үткән юл белән таныштыра.

news_top_970_100
«Авыр хезмәт»: Фирдүс Тямаев мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый
Салават Камалетдинов

Фирдүс Тямаев барлык мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлаган. Үзенең мәдәният өлкәсендә эшли башлаган елларын исенә төшергән.

«Диплом алу белән, 19 яшемдә бер белмәгән Азнакай шәhәренә юл тоттым. Шәһәр мәдәният йортында биш ел эшләдем, аннан туган ягым Нурлатыма күчендем. Анда 6 ел тавыш операторы булып эшләдем, кабат мәдәният йорты директоры итеп куйдылар. Алты ай Әлки районында мәдәният житәкчесе булып эшләдем. 2011 елда Аллаһы Тәгалә зур сәхнәгә юл ачты. Шул килеш тә авылымда мәдәният йорты мөдире эшен алып бардым. 2018 елда Татарстаннын атказанган артисты исеменә лаек булдым.

Хәзер бар дөнья буйлап татарлар яшәгән җирләрдә гастрольләр белән йөрибез. Нәрсә дип әйтим, мәдәният эше — иң авыр эш, аның хезмәт хакы да, ялы да юк. Халык бәйрәм итә, син эшлисең. Районга нинди генә кунаклар, җитәкчеләр килмәсен, син гармун тартып, милли киемнәр киеп, ипи-тоз, чәк-чәк тотып, ансамбльләрең белән биеп-җырлап каршы аласың да, әзерләгән концертыңны куясың.

Урамда кар-буранмы, яңгырмы, эссеме, салкынмы — бәйрәмгә җыелган халыкның күңелен күрергә тиешсең. Кайбер җитәкчеләр мәдәният өлкәсенә ярдәм күрсәтә, булыша, ә кайберләренең исе китми, ни кызганыч… Күп авылларда аппаратура, киемнәр, инструментлар юк. Бәйрәмнәр үткәрергә акча бүлеп бирелми. Ә без күңелне төшермибез — иң мөһиме, күңелне биреп эшләргә. Шул очракта барысы да әйбәт була. Бәйрәм белән сезне!» — дип яза ул.

Халык артистның үзенә дә котлау сүзләре яудырган. «Котлыйм, армый-талмый эшләп, халыкны сөендереп, яңа жырлар белән куандырып яшәгез», «Сине дә һөнәри бәйрәмең белән, Фирдүс. Тагын да югарырак үрләр яуларга насыйп булсын, гаилә бәхете телим. Син - эшеңнең остасы. Сиңа булган соклануым көннән-көн көчәя генә бара. Сине мин үземнең улым кебек яратам», «Син маладис икән, сәхнәгә буш кул белән менмәгәнсең. Иңнәрең артында саллы тормыш тәҗрибәсе. Җирнең үзеннән күтәрелеп, агын-күген күреп менгәнсең. Шулай кыю бул, бунтарьлык т кирәк хәзерге заманда, үзеңнең халәтеңне саклап калу өчен», — дип яза алар.

«Бик матур итеп язып куйгансың. Әле син яшь, ә нинди зур юл үткәнсең, нинди уңышларга ирешкәнсең», — дип сокланган аңа сәхнәдәше Алсу Фазлыева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100