Ләйлә 17 яшендә ятим калды – әти-әнисе авариядә һәлак булды. Кыз ялгызы калды. Аны әнисенең ерак туганы –Гадилә апасы үзенә тәрбиягә алды. Әмма кыз 18 яше тулуга апасы яныннан китте. Ул вакытта Ләйләнең йөргән егете бар иде инде, бергә яши башладылар. Озак та үтмәде, Ләйлә балага узды. Баласына карата мәхәббәт-ярату тоймаса да, аны калдырырга булды. Авырлы булуыннан оялды ул, шулай иртә бала табарга җыенган өчен аны гаеплиләрдер дип уйлады. Улы тугач та, Ләйләдә аңа карата ярату хисе уянмады.
Ләйлә сәгатьләр буе баласы янына килми дә. Бала ачлыктан һәм куркудан елады, әмма аның әнисенә кирәге юк иде. Өстәвенә, Ләйләнең «ире» дә, баланы кулга ияләндермәскә кирәк, дип киңәш биреп торды. Бер елар да, тынычланыр, диде. Янәсе, кулга бер ияләндерсәң, аннан төшмәячәк тә.
Алар баланы йоклатып, үзләре күңел ачарга тынычлап чыгып китә иде.
Берсендә нәни Азат уянды да елап җибәрде. Ул әнисен көтте, әмма ул аның янына килмәде. Бала әтисе белән әнисе кайтканчы, берничә сәгать кычкырып елады. Баланың күңеленә курку кереп оялады. Шуннан бирле Азат үзе генә калырга курка башлады.
Азатка 2,5 яшь тулгач, сеңлесе туды. Кызганыч, аны да абыйсы язмышы көтә иде. Шулай да аңа җиңелрәк булды, чөнки ул туганнан бирле ялгызы гына булмады. Аның янәшәсендә һәрвакыт абыйсы Азат булды. Бәләкәй Алсу да абыйсын яратты, аңа ышанды. Азат та сеңлесен бик ярата иде, кыз моны бар күңеле белән тоеп-сизеп торды. Шуңа да Алсу тыныч бала булып үсте, чөнки Азат сеңлесен туганнан бирле саклап-яклап торды.
Алсуга 2 яшь тулгач, аларны әтиләре ташлап китте. Ә яшь әнинең яшәү өчен акчасы калмады. Ул үзен дә туендырырлык хәлдә түгел, балалар турында әйтеп тә торасы түгел инде.
Шунда ул балаларын теге вакытта үзен тәрбиягә алган апасына илтергә уйлады. Балаларны алырга кич киләм, дип ышандырды. Әмма ул аңлы рәвештә балаларын калдырып китте.
Балалар әниләрен кичкә кадәр көтте, әмма ул килмәде.
Ә нәрсә булганын да аңламыйча, балаларны алып калган Гадилә апа, ачынып: «Әниегез сезне ташлады. Әниегезне тыңламагансыздыр, елагансыздыр», – диде.
Балаларын Гадилә апада калдырып киткәч, Ләйләнең күңеле күтәрелде. Типтереп яши башлады, чөнки иңендәге «йөктән» котылды бит. Ләкин, вакыт уза-уза, аны да вөҗданы газаплый башлады. Гадилә апасына шалтыратты, аякка басуга ук, балаларны һичшиксез алып китәм, диде.
Гадилә апа нишләсен, ризалашты. Ул инде бәләкәй Азат белән Алсуны яратып өлгерде. Ләйләнең начар ана булуын да, шуңа күрә балаларга монда яхшырак булачагын да аңлады.
Чыннан да, берникадәр вакыт узгач, Ләйлә балаларын алырга килде. Ә Гадилә апаның инде аларны бирәсе килмәде. Балалар да Гадилә апаларына ияләнде, аны үзләренең әбиләре дип саный башладылар, яраттылар. Ләкин, нинди булса да, әни – әни шул, Гадилә апа, йөрәген елата-елата, балаларны әниләренә биреп җибәрде. Ул, балалар өчен картаеп беткән туган апалары янында булуга караганда, үз әниләре белән яшәү яхшырак, дип уйлады.
Ниһаять, гаилә кушылды. Начар яшәмәделәр. Балаларның, бигрәк тә Азатның күңелендәге тирән яраны исәпкә алмаганда, тормышлары начар булмады. Азат этләрдән, караңгыдан, кысан бүлмәләрдән курыкты. Аннан, аның кешеләргә дә ышанычы юк, ышанырга курыкты ул. Азатны дәваларга кирәк иде, һәм әнисе дә моны аңлады. Улы өчен яхшы психолог тапты.
Хәзер Азатка 19 яшь, ул сау-сәламәт. Ул әнисен кичерде, әмма гаиләсен ташлап киткән һәм бернинди дә ярдәм күрсәтмәгән әтисен әле дә булса күралмый.
«Дзен» сайтыннан тәрҗемә.