Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыр атлетика спортчысы Руслан Нуретдинов өйләнгән!

Мин татарларны яратам, ди спортчы.

news_top_970_100
Авыр атлетика спортчысы Руслан Нуретдинов өйләнгән!
https://m.facebook.com/story.php?story_fbid=2833329036733096&id=100001680821859

Үзбәкстанда яшәүче авыр атлетика буенча чыгыш ясаучы Руслан Нуретдинов өйләнгән. Бу хакта ул Фейсбуктагы битендә хәбәр итә.

Кәләшнең кем икәнлеге әлегә билгесез.

«Туегыз котлы булсын, абзый! Бәхетле булыгыз», — дип котлаганнар Руслан Нуретдиновны.

2016 елда биргән әңгәмәсендә ул: «Мин үз милләтемне бик яратам. Минем беркайчан да мин үзбәк дип әйткәнем булмады. Шул ук вакытта үзбәкстанлы булып калам. Мин үземнең туган ягымны — Үзбәкстанны яратам», — дигән иде.

Руслан үзенең Казанда ике генә тапкыр булуын әйтте. «Мин татарларны яратам, мин бик тынычлык яратучы кеше. Барлык татарстанлыларга да сәламәтлек телим, аларны спорт белән шөгыльләнергә өндим. Киләчәктә дә хәзерге кебек үк тынычлык яратучы булуларын телисем килә», — диде ул.

  • Руслан Шамил улы Нуретдинов 1991 елның 24 ноябрендә Үзбәкстанның Андижан шәһәрендә туган. Әти-әниләре Үзбәкстанда туган, чыгышлары белән Ульяновск, Оренбург якларыннан. Авыр атлетика буенча 105 кг үлчәмгә кадәр чыгыш ясый. 2013 елда Польшадагы дөнья чемпионатында алтын медаль ала. 2014 елда Алмата шәһәрендә дөнья рекордын куя. 2016 елдагы Рио-де-Жанейродагы олимпия уеннарында алтын медаль ала. 237 килограмм авырлыктагы штанга күтәреп (күкрәктән алып күтәрүдә), чемпион исемен яулый. Руслан Нуретдинов бу күрсәткече белән Олимпия рекордын да куя.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100