“Казлар белән фотога төшәсезме?” яки Наласага җиде төрле экскурсия
Бүген шәһәр кешесенең, бар проблемасын онытып, еракка бармыйча гына ял итәсе килә. Психологлар фикеренчә, туристлар пляж яки музейларда йөрүгә караганда агротуризмнан күбрәк тәэсирләр ала. Европалылар моны күптән аңлаган. Аларда туризм индустриясенең 30 процент табышын нәкъ менә авылда ял итүчеләр бирә.
Чит илләрдә агротуризм нык үсеш алса да, Татарстанда ул бик аз күләмдә генә. Билгеле, агротуризм бик күп чыгымнар сорый, шуңа да гади авыл җирендә андый эшне башлап җибәрү хөкүмәттән бернинди ярдәм программасы каралмаганда әлегә мөмкин булмаячак. Әмма Лилия исә туган авылы Наласада агротуризмның бер тармагы буларак экскурсия үзәге оештырырга мөмкин дигән фикердә. Ул моның өчен әллә ни чыгымнар китмәячәген дә алдан ук әйтеп куйды.
Наласа авылын экскурсия үзәге кебек формалаштыру өчен шартлар бар, ди Лилия. "Наласа" җыры, көрәшчеләре белән татар иленә билгеле булган авылны агротуризм тагын да танытачак. Бирегә килгән яшь туристларга көн дә табынга куелган икмәкнең, сөт-каймакларның нинди зур хезмәт белән килүен аңлатачаклар. Туган җиреннән читтә яшәп, авыл тормышын сагынып, беразга гына булса да шәһәр тормышыннан аерылып ял итәргә теләүчеләргә бер диген җир булачак бу. Туристларны ял иттерү авыл халкына күпмедер дәрәҗәдә эш урыннарын арттырачак. Монысы да шәп.
- Беренче экскурсиядә икмәкне ничек үстерәләр икәнен аңлатачаклар һәм Наласа басуындагы Арча сорт сынау участогына алып барачаклар. Участокның мөдире – Татарстан Республикасының атказанган агрономы Фәнис Зарипов. Наласа басуындагы Арча сорт сынау участогы үзенә тартып торган бер утрау кебек. Күңелләргә рәхәтлек бирә торган тынлык, тәртип, чисталык анда. Биредә заманында Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, бабаем Мирзаян Вахитов, Татарстанның атказанган агрономы Мифтах Гәлиуллин кебек шәхесләр җитәкчелек иткән. Фәнис Зариповның җитәкче булуына да 35 ел булды. Ул участокта ел саен 10 авыл хуҗалыгы культурасының 250-260 сортлысын ала һәм һәрберсе турында бик бирелеп сөйли. Белгечләр дә кими бит. Америкадан килгән бер галим үзе чыгарган сортны безнең шартларда сынап караган.
Икенче экскурсия – терлекчелек. Туристлар фермада эш барышын күзәтәләр, авылыбызның алдынгы терлекчеләре белән танышалар, Наласа сөт комбинатына авылдашларыбызның хезмәтләре белән танышырга баралар.
Өченчесе – тотып карау зоопаркы (трогательный зоопарк). Хайваннарны тотып карау, алар белән сөйләшү тискәре энергияне бетерергә, мәрхәмәтлерәк булырга өйрәтә. Кунаклар фермер Наил Гафуров территориясендә оештырылган тотып карау зоопаркына барачак, бозау, сарык, сыер, ат, куян, тавык чебешләре, казларны күрәчәк. Аларны сыйпап карау, алар белән фотога төшү мөмкинлеге дә булачак.
Дүртенче төр экскурсия “Тарих эзләре буйлап” дип аталачак. Авыл урамының зиратка якын булган очында сакланган ике кабер ташы каралачак. Ташларның язулары укылмый, бизәкләре буенча 16нчы гасырның беренче яртысында куелганы аңлашыла. Наласа мәктәбендә урнашкан туган якның тарихын өйрәнү музеена да барачакбыз. Монда тупланган экспонатлар Наласа авылының зур тарихы турында сөйли. Наласа авылында төрле атамаларга ия булган географик берәмлекләр – елгалар, чишмәләр, калкулыклар байтакка җыела. Мәсәлән, Рәбига чишмәсе аеруча игътибарга лаек. Элек-электән кыйблага карап агучы чишмәне изгегә санаганнар. Чишмәнең сулары да бик тәмле һәм саф. Чишмәдән, авылдан бераз читтәрәк урнашкан булуына карамастан, авыл халкы гына түгел, шәһәрдән кайтучылар да, күрше тирәдәгеләр дә җәен-кышын су ташый. Әби-бабайлар чишмә янына килеп, догалар укый.
Бишенче – авылыбызның оста куллы эшмәкәрләренең хезмәтләре белән танышу. Кунаклар такта яручы, агачтан җиһазлар ясаучы Илшат Шәмсетдинов, калайдан эшләпәләр ясаучылар Рөстәм Сабиров һәм Раил Мөхетдинов, тимердән чәчәк коючы Ягъфәр Мөхетдинов исемле осталарның эш урыннарында булачак һәм осталык дәресләре караячак.
Алтынчы экскурсия лимонад цехына булачак. Биредә кунаклар Наласа лимонадының ничек эшләневе белән таныша алачак. Шулай ук алар коймак оны һәм милли аш өчен токмачны ничек итеп әзерләгәннәрен күрәчәк.
Җиденче һәм ахыргы экскурсия – күңелле ял. Авылның Аккош күлендә балык тоту, мәдәният йортында милләтебезнең борынгы җырлы-биюле уеннарын уйнату һәм гармунга кушылып җырлау оештырылачак.
“Атналык керем – 21500 сум”
Проектның авторлары экскурсияне җәй айларында оештырачак. Атнага ике экскурсия оештыру планлаштырылган. Ашату - мәктәп яки күмәк хуҗалык ашханәсендә Ике көн кунак булырга теләүчеләргә палаткаларда яки район үзәгенә якын боланлыкта, кунакханәләрдә тору мөмкинлеге тудырылачак. Матур бизәлгән җигүле атлар хәрәкәт өчен транспорт булачак.
- Әзерлек этабы өч ай. Экскурсияне оештыруда катнашы булган кешеләр белән килешүләр төзеләчәк. Килешү нигезендә һәр оешма экскурсиягә килүчеләрне кабул итү урыннарын әзерләү өчен киткән чыгымнарны үзе каплаячак. Экскурсия вакытында бер тапкыр кабул иткән өчен – 500 сум түләнә һәм эшнең күләменә карап артыграк та түләү исәпкә алына. Нәтиҗәдә шушы ике көн өчен түбәндәге күләмдәге чыгым һәм керем булачак. Моннан тыш өстәмә эш чыгымнары һәм керемнәре дә күздә тотыла.
Ашату өчен продукциягә, авылда үскәннән файдаланып, көнгә кеше башына 266 сум күләмендә акча тотылса, барлыгы 8 мең сум тотылачак. Ике көнгә утыз кеше кабул иткән очракта беренче атнада керем юк, бары тик 2500 сум күләмендә чыгым булачак. Икенче атнада, килгән кеше санына карап, керем 21500 сум тирәсе тәшкил итәчәк. Алдагы атналарда бу санның артуы күзәтелә.
Әгәр дә күмәк хуҗалыгыбыз, җирле үзидарә, мәктәп берләшеп, әлеге проектны тормышка ашыра алсак, куйган максатыбызга ирешер идек! Наласада агротуризм оештыру мөмкинлеге туа. Ә ул авылны саклап калырга булыша. Агротуризмнан авылыбыз зураер, тагын да матурланыр иде. Аннан агротуризм үзәге буларак авылыбызның даны еракларга таралыр иде! – диде Лилия Вахитова.
Илназдан экологик чиста продукт
Арча районы Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Илназ Кәримов “Экологик чиста продукт” проектын тәкъдим итте. Ул “Иң яхшы аграр инициативасы” номинациясендә җиңде. Чарада иң күбе менә шушы егетне алкышладылар. Аның кебек тәкъдим итүче, сөйләүче бүтән юк иде. “Мин сезгә авыл хуҗалыгы культурасында экологик яктан чиста продукт җитештерүе темасына багышланган проект эшемне тәкъдим итәм”, - дип башлады ул.
-Моннан бик күп гасырлар элек тә туфракның составы яхшы булу төп рольне үтәгән. Авыл хуҗалыгының культуралашуы, шул ук вакытта экологик чиста продукт җыеп алуы зур хезмәт таләп итә. Хезмәтнең иң мөһиме булып туфракның составын яхшырту тора. Моның өчен безгә, ягъни киләчәк буынга яңа технологияләр уйлап табуы зарур, шуңа күрә әлегә төп байлыгыбыз булган җирне, туфракны саклап, тәрбияләп торырга кирәк, - ди Илназ.
“Бу малайны бюджет урынга кертергә тырышам”
Ул үзенә түбәндәге максатларны куйган һәм, минемчә, күбесен искитмәле итеп үтәгән: авыл хуҗалыгында экологик чиста продукт җитештерү максатыннан Яңа Кичет авыл кырларындагы туфракның уңдырышлыгын тикшерү; туфракның механик составын һәм әчелеген билгеләү, черемә катлавын ачыклау; экологик яктан чиста уңыш алу өчен туфрак начар булган басуларның сыйфатын яхшырту, аларны кеше организмына зыян китерми торган минераллар белән ашлау; кайсы басуда нинди культураның яхшы уңыш бирәчәген ачыклау. Илназ боларның барысын да үз көче белән генә эшләп чыга алмаса да, күпчелеген эшләгән, тикшергән. Аның үз проекты белән шулкадәр ызыксынуы күренеп тора иде, ул кәгазь битенә карамады да. Агроном булырга теләүче егетне Арча районы идарә һәм авыл хуҗалыгы башлыгы
Ринат Гатиятов хәтта көллияткә бюджет урынга кертергә тырышам, дип әйтте.
-Басу – авыл хуҗалыгы производствосының төп чарасы. Ул республика авыл хуҗалыгы җирләренең 82 процентын били. Сөрү җирләренең туфрак катламы күбесенчә кара туфрактан һәм соры урман туфрагыннан тора. Көлсу-кәсле туфрак Арча районында күзәтелә. Ә безнең Яңа Кишет авылы басуларының күп өлешендә көлсу-кара һәм кызгылт туфрак.
Игенчелектә мул продукция алу өчен туфрак эшкәртелүнең күптөрле алымнары билгеле. Ә менә иген культуралары нинди басу туфрагына чәчергә яраклы икәнен алдан белеп эшләү җитеп бетми. Яңа Кишет басуында чәчелү җирләре шактый күп. Аның һәрберсенә аерым авыл хуҗалыгы культурасы чәчелә. Кайсы басуда кайсы авыл хуҗалыгы культурасы югары уңыш бирүен ачыклау максатыннан мин көз көне биш басуның туфрагын алып кайттым һәм номерлар белән билгеләп куйдым. Элек басулар атамалар белән йөртелә иде, ә хәзер аларны номерлар белән генә билгелиләр. Мин буталчык килеп чыкмасын өчен ике вариантны да сайладым.
Беренче номерлы урман буендагы басуда бодай бик әйбәт тишелә, чөнки андагы туфрак азотка бик бай. Ул туфракны тагын да яхшырту өчен тирес белән торф катнашмасын черетергә һәм җиргә таратырга кирәк. Икенче номерлы басуда кукуруз бик әйбәт тишелеп чыкты, чөнки андагы туфрак супер фосфатка бай. Бу туфракны тагын да яхшырту өчен супер фосфат, сидекчә һәм калий сульфаты булырга тиеш. Өченче номерлы басуда арыш бик әйбәт тишелеп чыкты, чөнки андагы туфрак калий белән фосфорга бай. Ул туфракны тагын да яхшырту өчен торф белән тирес катнашмасын черетергә дә, җиргә таратырга кирәк. Шулай ук яшел ашламалар да уңышны арттыра.
Алтынчы номерлы субай басуында арпа белән арыш бер дәрәҗәдә тишелде, ягъни бу басуда ике авыл хуҗалыгы культурасын да утыртырга ярый. Җиденче номерлы басуда солы әйбәт тишелде, чөнки мондагы җир акбурга бик бай. Андагы туфракны тагын да яхшырту өчен ике-өч килограмм акбурны ун квадрат җиргә таратырга кирәк. Шулай ук көздән ком, торф, тирес катнашмасын черетергә дә, җиргә таратырга кирәк.
“400 мең гектар мәйданга юкка чыгу куркынычы яный”
Фәнни тикшеренү эше белән Илназ түбәндәге нәтиҗәләргә килгән: Татарстанда уңдырышлы мәйданның яртысыннан якыны ачы туфраклы санала икән. Димәк, нәкъ менә бу җирләрне ашламасаң, уңыш күләме кимегәннән кимәячәк. 50 ел эчендә 400 мең гектар мәйданга басу буларак юкка чыгу куркынычы яный. Моңа беренче чиратта уңдырышлы җирләрнең юылуы сәбәп булып тора. Гел бертөрле культуралар утыртсаң, җир минераль матдәләргә ярлана. Туфракның үзлеген белмичә, төрле культуралар утыртсаң, уңдырышлык кими. Дөрес билгели белмәү сәбәпле туфракның структурасы бозыла. Туфракның сыйфатын яхшыртыр, мул уңыш алу өчен аның составын даими тикшереп, тиешле ашламалар белән ашлап, уңай балансын саклап торырга һәм туфракның үзлекләрен яхшырту буенча яңа рекомендацияләр төзергә кирәк.
“Туган туфрагыма мәхәббәт хисләре көчәйде”
Фәнни эш белән шөгыльләнү Илназның туган җиренә, туган туфрагына булган мәхәббәт хисләрен көчәйткән, киләчәктә җирне тагын да саклау өчен туфрак эшкәртүгә яңа технологияләр уйлап табарга этәргеч ясаган. “Туфрак – ул безнең төп байлыгыбыз. Без аны сакларга тиеш”, - дип төгәлләде Илназ Кәримов.
Бу егет бөтен кешене үзенә гашыйк итте. Нигә дисезме? Беренчедән, бирелеп сөйли. Икенчедән, нәрсә сөйләгәнен аңлый. Өченчедән, үзе дә кызыксына. Илназ кебек яшьләр булганда авылларның мул бәхеткә ия киләчәге бар.
“Бәлки, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев булышыр?”
Илназ Кәримов “Интертат”ка бу проектның идеясе кайдан туганын сөйләде.
- Бу идея минем башыма печән җыйганда килде. Анда чүп үләннәре арыштан озынрак иде. Алай булырга тиеш түгел бит инде. Арыш анда бик кечкенә иде. Шуннан соң мин шул җирләрдәге туфракны алып кайттым да, анда һәр культураны чәчеп чыктым. Кайсы авыл хуҗалыгының культурасы иң яхшы үскәнен ачыкладым.
Гаиләдә моның белән мин генә кызыксынам. Абыем спорт белән шөгыльләнә, сеңелем әле кечкенә. Бу проектны миңа чынга ашырырга бәлки Арча районы башлыгы Илшат Нуриев булышыр?” – ди Илназ.
Авылга матурлык салоны кирәкме?
Чарада Әдилә Сафиуллина “Кинокафе” проектын, Рәфисә Нәгыймова “Джон” матурлык салоны” проектын, Диләрә Зарипова “Малышарики” проектын тәкъдим иткәннәр иде. Аларның эшләре югары дәрәҗәдә бәяләнмәде һәм җиңүгә ирешә алмады. Авыл җирендә ул кинокафега, матурлык салонына, “Малышарики” дип аталган сәүдә-күңел ачу үзәгендәге балаларны калдырып тору җиренә кем йөрер иде икән соң? Боларның барысын да үзенә җыйган зур сәүдә-күңел ачу үзәге кирәк була бит хәзер. Әмма ул проблеманы ничек хәл итәсен проект тәкъдим итүчеләр уйламаган. Бу проектларны тәкъдим иткән балалар үскәч шәһәрләргә күченеп китмәсләрме икән?