news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Авылны фаҗигадән коткарды». Тракторчы яна торган печәнле арбаны елгага алып киткән

news_top

Башкортстанда яшәүче кеше бөтен авылны янгыннан коткарган. Ул арбадагы печәнгә ут капкач, тракторны ераккарак алып киткән. Бу кадрларны РЕН ТВ күрсәтте.

Трактор авыл буйлап печән алып кайтып бара. Шул чакта печәнгә ут каба. Ялкын тиз арада бөтен арбаны чолгап ала. Тракторчы исә югалып калмый. Ул прицепны өзеп, куркынычтан качып китә алса да, башка юлны сайлый — янгын өйләргә күчү куркынычын булдырмый, диелә хәбәрдә.

Артында зур учак булган килеш, ир-ат тракторны максималь тизлектә елга буена алып китә. Биредә күршеләр янгынны сүндерергә ярдәм итә, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар