Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авылга килгән бүрене бер ир-ат ялан куллары белән буып үтергән

Йорт хайваннарына һөҗүм итеп йөри торган ерткычны күзәтү камералары да төшереп алган.

news_top_970_100
Авылга килгән бүрене бер ир-ат ялан куллары белән буып үтергән
https://pixabay.com

Еврей автономияле өлкәсенең Ленин районындагы Новотроицкий авылында бер ир-ат ана бүрене буып үтергән. Кыргый ерткыч һөҗүм иткәч, ир-ат ялан куллары белән аңа каршы торган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

2 гыйнварда ана бүре урманнан чыга һәм авылга таба килә. Аны видеокүзәтү камералары төшереп ала. Бүре йорт хайванын куып йөргән мизгел дә язмага эләгә. Ул йорт хайванын ботарлап ташлый, диелә хәбәрдә.

Бу бүре авылда ике этне дә талап үтергән, бер ир-атка һөҗүм иткән һәм аны да тешләгән. Бүре ташланган фермер исә бик нык каршылык күрсәткән һәм ерткычны буып ташлаган.

Әлеге вакыйгадан соң, хайваннарга котыруга каршы вакцинация ясаганнар. Бүре үләксәсенең биоматериалларын махсус лабораториягә тапшырганнар.

Бүре белән көрәшкән Борис Кривошеев исемле бу ир-ат РЕН ТВ каналы хәбәрчесе белән аралашкан. Ул кечкенәдән үк аучылык белән шөгыльләнүен, кыргый хайваннардан курыкмавын әйткән.

«Мин авыру ерткычны үтердем. Ул балаларга яки хатын-кызларга һөҗүм иткән булыр иде. Олы ана бүре, аларны буып кына ташлар иде. Ул котыру авырулы, авылга кешеләр янына килгән, икен көн йөрде инде. Беренче көнне этләрне буып ташлаган, бәйдә торган атны тешләп киткән. Икенче көнне минем сменага эләкте, миңа һөҗүм итте. Урамда башка кешене очратса, чәйнәп үтерәчәк иде», — ди ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100