Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авылга килгән аю бөтен халыкның котын алган, коймаларны җимереп ташлаган

Түбән Новогород өлкәсендәге авылда аю урам буйлап йөргән, балалар бакчасы мәйданчыгын ватып ташлаган.

news_top_970_100
Авылга килгән аю бөтен халыкның котын алган, коймаларны җимереп ташлаган
https://pixabay.com

Түбән Новгород өлкәсенең Медеведово авылында төнлә белән аю йөргән. Ул бөтен авыл халкын куркуга салган, ерткыч урамнар буйлап йөгергән, аннары балалар бакчасы мәйданчыгын җимереп бетергән. Бәхеткә, имгәнүче кешеләр юк, ләкин авыл халкы әле дә урамга чыгарга курка, чөнки аюны тота алмаганнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Юрий исемле ир-ат авыл урамы буйлап җиңел машинада бара, шул чакта аның каршысына аю килеп чыга. Видеорегистратор камерасы җанварны төшерә. Юрий башкаларга да хәбәр итә, үзе аюның кайларда йөргәнен төшереп бара.

«Мин якын килә башлагач, ул минем каршыга йөгерә тотынды, машина астына ташланды, аннары балалар бакчасы ягына китте. Анда мәхшәр ясагач, аю койма аша бәреп чыгып, өйләргә таба китте», — дип сөйли шаһит.

Юрий полиция чакыра. Урынга килгән хокук саклаучылар аю артыннан балалар бакчасына китә. Балалар бакчасының видеокүзәтү камерасы да ерткычны төшереп торган. Кадрларда зур аю бакча мәйданында бар нәрсәне җимереп йөргәне күренә. Кыргый ерткыч койманы ваткан, урындыкны сындырган, корабликны җимереп ташлаган.

Балалар бакчасыннан юл аша гына урнашкан йортларга да аю зыян салган. Ул коймаларны ваткан, өй тәрәзәсе каршында мышнап йөргән. Халык куркуга калган. Чөнки аюны әле дә тота алмаганнар.

«Аю урманга китте, аны тота алмадылар», — дип сөйләгән Аучылар күзәтчелеге вәкиле Дмитрий Курочкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100