«Авылга Казаннан бер көтү эт кайтарырга телиләр»: Олы Яке халкы ярдәм көтә
Авыл халкы, үз урамнарында этләр приюты ачуга каршы чыгып, Рөстәм Миңнехановка хат язган.
Авыл үзәгендә этләр өчен приют барлыкка киләчәген җирле халык очраклы рәвештә «Авито»дагы белдерүне укып белә. Белдерүдә Олы Яке авылына эшкә, «социаль проект» кысаларында, этләрне карау өчен, ирле-хатынлы пар эзләү язылган була. Әлеге эштә эшләргә теләүчеләргә физик һәм мораль яктан көчле булу таләп ителә. Хезмәт хакы 70-100 мең сум булачак. Яшәү урыны да бирелә, диелгән.
Авылда нинди «социаль проект» булачагын белергә теләп, бер хатын-кыз, имеш, эшкә урнашам дип, белдерү буенча шалтыраткан. Аңа Олы Яке авылындагы йортларның берсендә этләр торачагын һәм аларны карау өчен эшчеләр кирәк булачагын әйткәннәр.
Ачыкланганча, Үзәк урамындагы 1нче номерлы йортны күптән түгел генә хуҗасы саткан булган. Өй белән җир 30 сутый. Яңа хуҗа анда хайваннар өчен приют оештырырга булган.
Бу яңалык авылда бик тиз тарала. Халыкка приют ачылу ошамый. Алар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменә коллектив мөрәҗәгать язып җибәрә.
«Сездән Татарстан Республикасы Яшел Үзән районындагы Олы Яке авылының Үзәк урамындагы 1нче йортында урнашкан җир кишәрлегенә ия булган затның карары белән бәйле хәлгә йогынты ясавыгызны сорыйбыз. Әлеге территориядә этләр приюты урнаштыру планлаштырыла. Без барыбыз да бу хәлгә бик нык кайгырабыз, чөнки этләр приюты – ул тавыш, сасы ис һәм башка уңайсызлыклар дигән сүз. Бигрәк тә янәшәдә яшәүче кешеләр өчен.
Бу урынның авыл үзәгендә урнашуы, автобус тукталышына якын булуы, аннан кибетнең, балалар бакчасының, мәктәпнең якын булуы хәлне тагын да кискенләштерә. Шулай ук аның каршысында гына безнең туганнарыбыз яткан зират урнашкан. Бу изге урынның хәзер эт приюты белән янәшә булуы безнең кешелек һәм дини хисләребезне рәнҗетә.
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, Олы Яке авылы халкын әлеге инициативадан саклавыгызны сорыйбыз. Мондый эшчәнлек, безнең фикеребезчә, кешеләрнең мәнфәгатьләренә һәм тынычлыгына зыян китереп башкарылырга тиеш түгел», – диелә мөрәҗәгатьтә.
– Безнең авылда 500 йорт бар, аларның 126сы хатка кул куйган. Тагын да күбрәк имзалар җыярбыз! – дип белдерде «РТ» хәбәрчесенә авылда яшәүче Фәридә Галиева.
Журналист белән очрашуга төрле яшьтәге 40тан артык кеше җыелган – студентлардан алып пенсионерларга кадәр. Җыенны булачак этләр приюты янында, Үзәк урамда оештырдылар. Әлеге йортта әле дә «сатам» дигән белдерү эленеп тора.
Әлеге йортның элеккеге хуҗасы турында авыл халкы бернинди начар сүз дә әйтә алмый.
Бик яхшы хатын, акыллы. Этләр турында белгәч, без аннан бу килешүне гамәлдән чыгаруын сорадык, бәлки, башка сатып алучы табылыр, дидек. Ә ул: «Миңа ашыгыч рәвештә дәвалану өчен акча кирәк», – диде. Әлбәттә, аны аңларга була, – дип авыр сулый булачак приюттан 10 метр ераклыкта гына яшәүче Эльмира Нәҗмиева.
Авыл халкы яңа хуҗаның вәкиле Булат Гарипов белән сөйләшеп караган.
– Авылда приют ачмавын үтендек, халыкның каршы булуын әйттек, – дип дәвам итә Эльмира Нәҗмиева. – Ә ул, күчемсез милек – шәхси милектә, һәм хуҗа аны ничек тели, шулай кулланачак, ә халыкның фикере беркемне дә борчымый, диде.
Пенсионер Рәйсә Крайнованың да өе булачак эт приюты белән янәшә. Булат тагын бер ир белән аның янына килеп сөйләшкән булган.
– Минем өй белән арага 3 метрлы койма куячаклар һәм киләчәктә минем участокны да сатып алырга теләүләрен әйттеләр. Бәлки, сатып алу-сату килешүен ничек тә гамәлдән чыгарырга буладыр, – дип, Крайнова өметен югалтмый.
«РТ» корреспонденты Булат Гарипов белән телефон аша элемтәгә кереп, конфликтлы хәлгә аңлатма бирүне сорады.
– Бу ыгы-зыгыны күршеләр чыгарды. Алар үзләре бу йортны бик очсызга сатып алырга теләгән. Алар моны булдыра алмагач, бездән үч алалар, – дип үз версиясен тәкъдим итте ул. – Без яхшылык эшлибез, хайваннарны коткарабыз. Бездә 20-25 эт бар. Алар аерым территориядә, койма артында яшәсә, кемгә начарлыгы тиячәк? Бу кешеләрнең нәрсәдән куркулары аңлашылмый.
«Без» кемнәр ул, дигән сорауга Булат Гарипов Олы Якедәге участоклы йортны «ИП Карпов» сатып алуын, аның инде эт приютын тотуда уңышлы тәҗрибәсе барлыгын әйтте.
«РТ» корреспонденты авыл халкыннан, чыннан да, нәрсәдән куркулары турында сорады. Чөнки этләр ябык территориядә яшәячәк, аларны урамга авыл буйлап йөрергә чыгарып җибәрмәячәкләре билгеле.
– Күрше Әйшә авылында шундый приют бар инде. Аның халкы тәүлек әйләнәсе этләрнең өрүләренә, улауларына түзә алмый, – диде Гөлсинә Шиһапова. – Этләрне безгә Казаннан алып киләчәкләр, диләр. Ни өчен безнең авыл хисабына башкала хуҗасыз хайваннардан котыла?
– Төнлә бер эт өрүенә йоклап китеп булмый, ә монда бер көтү этне урнаштырырга телиләр. Без каршыда гына яшибез. Безнең өйдә кондиционер юк, эсседә тәрәзәләрне ачабыз. Ә хәзер, димәк, тәрәзәләрне дә ачып булмаячак? Этләрнең өрүеннән тыш, аларның исе дә бар бит. Безнең белән ятып кына тора торган авыру әбиебез яши, ул моңа түзеп тора алмаячак, – ди Диләрә Нәҗмиева.
Сүз уңаеннан, халык башта эшкә кабул итү турында белдерүдә 50 эт турында сүз баруын, ә инде тавыш күтәрелгәч, хайваннар саны 20-25кә үзгәрде, дип белдерә. Әмма авыл халкы приютта этләр күбрәк булачагына ышана, чөнки участок зур.
– Ходай хайваннарга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне тыйган. Хәдисләрдә кешенең хайваннарга карата мәрхәмәтле булырга тиешлеге әйтелгән. Әмма ислам буенча эт мәчет, зират кебек урыннарга якын булырга тиеш түгел, – диде җирле мулла Фәрит Фәхруллин. – Тере кешеләр дә көне-төне эт өрүен тыңларга тиеш түгел. Кешеләр яшәгән һәм якыннарыбыз җирләнгән урынга бик якын итеп урнаштырып, эт приюты ачу идеясе кемнең башына килде икән Хайваннарга карата игелекле булырга теләгән хуҗалар үзләре монда яшәргә җыенмый. Ә этләрне башкаларга якынрак урнаштырырга телиләр. Бу инде садизмның кайбер элементларын да үз эченә ала. Бу хәлнең көчле конфликтка кадәр барып җитүен теләмим. Моны башлангыч этапта туктатырга кирәк.
– Авылда хәзер яшьләр күп. Быел, миннән кала, тагын 5 яшь әни бәби алып кайтты. Без барыбыз да бу урамда коляскалар белән йөрибез. Хәзер безгә һәрвакыт эт өрүен тыңларга һәм сасы ис иснәргә туры киләчәкме? Җәй көне авылга шәһәрдән балалар күп кайта, тормыш пионер лагерендагы кебек кайнап тора. Минемчә, эт приюты балалар өчен куркыныч тудырачак, – дип, үз дәлилләрен 5 айлык бала әнисе Камилә Галиуллина китерде.
– Мине балачакта эт тешләде, шуннан бирле мин аларны күргәч, калтырана башлыйм. Минем дустым да этләрдән бик курка, – ди студент Гүзәлия Кәримова. – Ә этләр койма астын казып, урамга качсалар? Әгәр бу приют ачылса, мин туган авылыма каникулга кайтырга да куркып торачакмын. Бу – әйбәтме инде?
Олы Яке авылында яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, алар Рөстәм Миңнехановка хат җибәргәннән соң, алар белән Яшел Үзән районы администрациясе башлыгы урынбасары Николай Бызин очрашкан. Халыкны тынычландырырга тырышкан, әмма хәлне җайга салуда ярдәм тәкъдим ителмәгән.
«Республика Татарстан» сайтыннан Фәридә Якушева язмасы тәрҗемә ителде
Автор фотолары