Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авылга кайтып эшләүче мал табиблары күпме хезмәт хакы ала?

Сорауга ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев җавап бирә.

news_top_970_100
Авылга кайтып эшләүче мал табиблары күпме хезмәт хакы ала?
- Ветеринария хезмәтенә яшьләр дә тартыла. Республикада 140 еллык тарихы булган Ветеринария академиясе һәм Буа ветеринария техникумы база белгечләре әзерли. Моннан тыш, Әтнә районында, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумнарында мал табибы һөнәрен үзләштерергә була. Уку йортларын тәмамлап районнарга эшләргә кайтучы яшьләргә шулай ук финанс яктан ярдәм итәргә тырышабыз. Югары, урта белем бирү йортын тәмамлап кайтучы белгечләр 3 ел дәвамында хезмәт хакларына өстәмә акча алалар. Югары белемле белгеч, авыл җиренә кайтып урнашса – 10 000, урта белем белән 8000, махсус белеме булмаганнар 5000 сум өстәмә акча алып эшли. Шулай ук аларга бер тапкыр бирелүче “подъемный” акчалары да каралган. Бу – алдагы категорияләргә бәйле рәвештә, 35, 25, 15 мең сумны тәшкил итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100