Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Авылга кайту маҗаралары: «Каршыма ике аяклы җен очрады, кабан дуңгызлары чыкты» 

Юллар, юллар… «Элек юллар начар иде, транспорты да булмады», — дип искә алып сөйли Совет чоры кешеләре. Авыл баласы шәһәргә чыгып киткәч тә, барыбер такыр-токыр юллардан, нәрсә туры килә — шуңа утырып кайткан, иң мөһиме — кайтып җитү! Юлда йөргәндә төрле маҗараларга юлыккан геройлар «Интертат»ка хатирәләрен сөйләде.

news_top_970_100
Авылга кайту маҗаралары: «Каршыма ике аяклы җен очрады, кабан дуңгызлары чыкты» 
pixabay.com/ru

«Урман аша барганда ике аяклы җен очрады»

Казаннан Раилә ханым туган ягы Мамадыш районы Кыерлы авылына кайтып йөрү вакыйгаларын сөйләде.

— Безнең авылга юл куе урман аша керә. Печән өсте иде ул, берүзем кайтып килгән чак, караңгы төшеп бетмәгән, эңгер-меңгер. Юл янында көттем-көттем дә, бернәрсә дә очрамагач, җәяү кайтып киттем.

Җәяү кайтып барган чагында таулырак урында кеше шикелле бер шәүлә күренде. Кисәк күренде дә юкка чыкты. Урманга кереп киткән шикелле булды ул. Туктап калдым. Беркая бара торган түгел: кире артка да барып булмый, алга да барырга куркыныч — урман уртасы. Ике аяклы җен булып чыкты ул. Кеше ул кадәр тиз чаба алмас иде. Аннан соң, юк кына урыннан килеп чыкты һәм кереп тә китте. Шуңа күрә моның җен булуында шигем юк иде. Әллә урманга кереп киткән, әллә мине күзәтеп тора — аңлашылмады.

Йөрәгем дөп-дөп тибә, куллар кылтырый, нишләргә белгән юк. Аллага тапшырып, урман кырыендагы юлдан төшүемне дәвам иттем. Куркып-куркып булса да, шул таулырак урынны узып киттем. Өйгә кадәр ничек кайтканымны әйтеп аңлатырлык түгел, капка төбендәге эскәмиягә хәлсез кайтып егылдым, — диде ул.

«Каршыбызга бер көтү кабан дуңгызы чыкты»

Раилә ханым тагын берничә очракны искә алды:

— Арча кырында (Казанның Совет мәйданын халык телендә шулай йөртәләр — авт.) озаклап басып тора идек: машина, автобуслар туктамый. Кеше күп җыела. Озаклап басып торгач, авыл ягындагы олы юлга кайтып җиттек. Карасак, күрше авылдан бер абзый мотоциклы белән кызын каршы алырга дип көтеп басып тора. Басып торудан мәгънә тапмадык, машиналар инде кайтып беткәндер дип, үзебез әлеге дә баягы урман аша авылга җәяү кайта тордык.

Бераз атлагач, юлга көтүе белән кабан дуңгызы килеп чыкты. Бер як урманнан икенче якка чыгып баралар болар. Котыбыз очты. Бик курыктык. Кулга аскан пакетларны җиргә куйдык. Басып калдык. Алланың рәхмәте, күзгә карый-карый чыгып киттеләр, безгә тимәделәр. Алга барырга курыктык, кире олы юлга — КамАЗ юлына борылдык. Ярдәм өмет итеп, теге абзый янына бардык.

Кире барган вакытта да кабан дуңгызлары очрады — юлның икенче ягына чыгып киттеләр. Шул ук кабан дуңгызлары иде ул, котыбыз очты. Без юл уртасында таш булып катып калдык. Аннан соң кире олы юлга чыгып бастык. Күрше авыл — Үсәлигә кайтучы бер машина очрады, без аңа утырып төштек, Үсәлидән җәяү авылыбызга кайттык.

Ә берсендә авылдан китәргә дип олы юлга чыгып баскач, шәһәргә бара торган автобусны озаклап көтәргә туры килде. Арып беткәч, җәйге плащны салып, шуның өстенә утырдым. Озак утырганнан соң, кичке сигезенче яртыларда Түбән Кама автобусы килде. Халык төялеште, мин дә кереп бастым.

Совет мәйданында төшеп калдык. Трамвайга утырдык. Плащны олы юлда онытып калдырганым кылт итеп искә төште. Тулай торакка кайтып җиткәндә төнге унынчы ярты иде.

Шулай да, иртән иртүк дус кызым белән бер машинага утырып авылга кайттык. Кайтып төшсәк, плащ җирдә ята Тиз генә алдык та, янәдән Казанга китәргә машина көтеп басып тордык…

«Иделнең бозлы суына бата-бата 22 чакрым җәяү чыктым»

Тумышы белән Әлки районыннан, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Рафаэль Шакиров Тәтештә укыган студент елларын искә алып сөйләде.

— Яз көне. Каникул вакытында авылга кайтырга чыктым. Тәтештән Болгарга турыга — Идел елгасы бозы аша гына чыгарга булдым. Көндезге уникеләр тирәсе. Боз өстенә су чыккан вакыт иде. Төнлә суык булу сәбәпле, елганың өсте 6-7 сантиметр каткан булган. Ул боз күтәрә иде мине, шуңа күрә Идел эченә җәяү кереп киттем.

Көн ап-аяз, кояшлы. Күрәсең, кояш бозны эреткән. Берзаман атлый торгач бата башладым, су тезгә чаклы. Иделнең яртысына кадәр кердем, уртасына җиткәч, боз ишелде дә төште.

Артка да барып карыйм — боз мине күтәрми — батам. Кая кире борыласың, ди?! Алга гына барырга булдым. Кайтам-кайтам да, боз өстенә ятам. Ятканда ботинка эченә кергән бозлы салкын суны түгәм, носкиларны сыгам. Боз өстеннән атлаган буласың да, аннары аягың тагын аска бата — «лыкылдап» суга килеп төшәсең, салкын су бөтен киемнәреңә чәчрәп, тәнеңә кадәр үтеп керә. Шулай итә-итә Иделнең икенче ярына чыгып җиттем.

Чыгып җиткәч, учак яктым. Пакет эчендә әнинең бәйләгән йон ноские бар иде, шуларны киеп куйдым, үземчә җылынмакчы булдым. Аякларны тоймыйм идем, шулкадәр катып беткән идем. Учактагы утка да куеп карыйм — җылынмый. Авылга кайтасы юл ерак, шулай да кайтырга чыктым.

Болгарның автовокзалына чыкканчы урман эченнән 5-6 чакрым атладым. Барлыгы 22 чакрымны җәяү чыга-чыга автобуска соңга калдым, көн дә сүрелеп бара иде. Каршыма «алтылы» машинасы очрады. Артка утырдым. Шофер өс-киемемнең юешләнеп катканын күрде дә, алгы якта утырган хатынын артка күчереп, мине алга утыртты. Пичен каты итеп кабызып куйды. Шулай итеп, авылыма кайтып җиттем.

Әни аякны аракы белән уып, шәлләр белән төрде, — дип искә алды Иделнең бозлы сулары аша кичүен Рафаэль Шакиров.

«Авылга урау юллар белән ике көн кайттым»

«Көзге каникулда да авылга кайту мизгеле хәтердә калган, — дип дәвам итте Рафаэль Шакиров. Аңа бу юлы авылга урау юллардан берничә көн кайтырга туры килгән:

— Көз. Боз өстеннән әле йөрергә рөхсәт юк. Тәтештән авылга кайту өчен, Идел елгасы аша турыга Болгарга чыгу мөмкин түгел. Каникулга дип, иптәш егетләр белән авылга кайтырга чыктык.

Автобуска утырып, Тәтештән — Буага, Буадан — Казанга, Казаннан Саескан Тавына кайттык. Бу вакытта инде кич иде. Шулай итеп, Каманың икенче як ярына чыгып җитәрәк бозваткычның паромны алып киткәне күренде, ул араны чыгу мөмкин түгел — боз катып өлгермәгән иде. Без кире борылдык, кире чыктык.

Казанга кайта торган автобус рейслары беткән иде, башка мөмкинлек булмагач, Саескан тавының каравылчы йортында кунарга мәҗбүр булдык. Икенче көнне кире Казанга кайтып киттек.

Бүтән маршрут белән кайтырга уйлап, Казаннан электричкага утырып, кире Буага, Буадан поезд белән Ульяновскига, Ульяновскидан Норлатка кайтып төштек. Норлаттан Әлмәт дигән авылга автобус йөри иде — шунда утырып бардык һәм Әлмәт авылыннан 26 чакрым Алпар авылына җәяү кайттык. Менә шундый могҗизалар белән авылга каникулга ике көн кайтып җиттек, — дип сөйләде ул.

Тагын бер очрак хәтерендә калган аның:

— Болгарда кечкенә очкычлар өчен аэропорт бар иде. Пилотлар бушрак вакытлары булганда үзләренә шабаш эшләү ниятеннән кешеләрне Тәтеш ягына очкыч белән чыгара иде. Әгәр дә унлап кеше җыелса, алар чыгарырга риза. Ә без 18 кеше җыелганбыз! Очкыч 12 кеше сыйдырышлы. Барыбыз да кереп утырдык, беркемнең дә каласы килми бит инде. Бөтен кешегә елганың икенче ярына чыгарга кирәк.

Үзең генә булсаң ярар иде, сумкаларыбыз да бар! Шулай итеп, утырыштык та, очкыч үз җае белән күтәрелеп карады. Артык авырлык булу сәбәпле, күтәрелә алмады.

Көч-хәл белән җилгә каршы күтәрелеп китте. Җирдән 2-3 метрга күтәрелде. Шул килеш Иделне кичеп, Тәтешнең тау башына көч-хәл белән китереп төшерде. Анда курыкканнарыбыз! — дип сөйләде Рафаэль Шакиров.

«Мишә елгасын кичкәндә күпер урталай сынып төште»

Саба районы Оет авылыннан Фәния Гыйлемханованың авылга ташу вакытында кайткан вакыты хәтеренә сеңеп калган.

— 1989 елның яз ае. Дус кызым Эльмира белән Казаннан авылга кайтып барабыз. Беренче курс студенты гына идек әле. Казаннан Теләчегә ничек кайтканымны хәтерләмим, әмма Теләче районының Ачы авылыннан авылыма кайту тарихы гомерлек хатирә булып истә калды.

Ачы күпереннән безне чыгарышырга дип шул авылның умартачы егете ярдәмгә килде. Иң элек безгә билгә кадәр менеп торган балыкчы бутыйларын бирделәр. Елганың ике ярын тоташтырып торган Ачы күпереннән умартачы егет артыннан чыга башладык. Ул көнне елга нык күтәрелгән иде. Әкрен генә адымнар белән чыгуыбыз булды, агач күпер урталай сынмасынмы?! Өчәү бергә боз кебек салкын суга чумдык.

Умартачы егет батыр йөрәкле булып чыкты: шул күпернең агачы белән безне елга ярына этте, без әкренләп шуыша-шуышып елга ярына чыктык. Артыбызга борылып карасак, умартачы егет күренми! Соңыннан ул елганың нәкъ уртасында барлыкка килде. Күрәсең, язгы ташу аны кире алып кереп киткәндер.

Соңыннан аны да резин көймәләр белән коткардылар. Ә безне исә шул ук резин көймәләргә утыртып, Мишә елгасының бер ярыннан икенче ярына чыгардылар. Эльмира белән икебез дә бәхеттән кычкырып көлдек. «Күлмәк белән туган», — дип әйтүләр шул буладыр инде. Өйгә исән-имин кайтып житкәч, әти-әнигә дә сөйләп күрсәттем. Ул вакытта безне үлем тырнагыннан коткаручы умартачы егеткә хәзер рәхмәт әйтәсем килә, — дип искә алды Фәния ханым.

«Транспорт булмагач, паласыбызны кочаклап, вокзалда кундык»

Казанда яшәүче Рузалия ханым да үз маҗараларын сөйләде. Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авылына транспорт йөрмәү сәбәпле, аңа Кукмара вокзалында кунып калырга туры килгән.

— 1994 ел, җәй. Авылга кайтып йөри идек. Бер кайтканда әби: «Безгә бер матур палас алып кайтып бирегез», — дип сорады. Ул вакытта келәмнәрнең базарларда сатыла башлаган чагы. Паласны сатып алдык та, шимбә көнне эштән соң «Вятские Поляны» электричкасының соңгы рейсына утырып кайтып киттек. Кукмарада төштек. Кукмара белән Түбән Тәкәнеш арасы — 32 чакрым. Төнлә кайткач, автобуслар да йөрүдән туктаган иде.

Башка чара юк — Кукмара вокзалына кердек һәм шунда кунарга уйладык. Вокзал эскәмиясенә шул палас белән төренеп яттык, сумкаларны да яшереп куйдык, паласыбызны кочаклап, вокзалда кундык. Иртә белән уянгач, автобуска билет алып, беренче рейс белән Тәкәнешкә кайтып җиттек, — диде Рузалия апа.

«Электричкада кайтканда бала әйберләре тутырылган сумкабыз чыкты»

Дания Абдрахманова Казаннан Апаска электричкада кайткан мизгелләрне искә алды.

— Апас районына электричка белән кайта идек. Бәйрәм вакытларында утыра торган түгел — өлгергәннәр утыра, калганнар селедка балыгын мичкәгә тутырган кебек кысылышып кайта. Шулай электричка килеп туктагач, халык сугыша-талаша ишеккә ябырылды. Кечкенә балабыз да бар иде — аны кемгәдер тәрәзәдән бирдек, үзебез көчкә-көчкә кереп урнаштык. Үзебез белән бәби сумкасы да бар иде, шул исебезгә төште — дөнья бетереп эзли башладык, таба алмадык.

Ишектән кергәндә ул сумка йә төшеп калган, йә кемдер тоткасын өзеп, аунап калган… Шулай итеп, бала әйберләре тутырылган сумкабыз юкка чыкты. Ләкин иң мөһиме — үзебез кайтып җитә алдык, — диде Дания апа.

«Киявем безнең авылга кайта торган юлны таба алмыйча, туйга соңга калдык»

Казанда яшәүче Зөлфия апага туй көнендә юлларда адашып калган киявен көтәргә туры килгән.

— Иптәшем Саба ягыннан, мин — Апастан. Булачак ирем мине Апастан кайтып алып, Казандагы ЗАГСта язылышырга барырга тиеш идек. Болар машинада Апаска кайтырга чыкканнар. Апас юлын бутап, Марий Элга бара торган юлга кереп киткәннәр. Адашып йөргәннәр дә, көчкә безнең якка килеп чыкканнар.

Туганнар безне ЗАГСта көтә иде. Язылышу сәгате килеп җиткән, ЗАГС кешеләре: «Кияү, кәләшегез кайда?» — дип сорый башлаган. Килеп җитәләр, дип тынычландыра икән туганнар. Шулай көтә-көтә, әллә ничә парны үткәреп җибәргәннәр.

Бөтен парлар үтеп беткән, кичке биш тулган, ЗАГСның ябылу вакыты да килеп җиткән. ЗАГСта эшләүчеләр эш сәгатеннән соң калып, безне көтеп утырган. Без кичке алты тирәсендә килеп җиттек һәм, ниһаять, никахыбызны рәсми рәвештә теркәдек, — ди Зөлфия апа.

«Электричка Яшел Үзән районында туктап калды»

Зөлфия ханым тагын бер очракны сөйләп үтте:

— Балага бер яшь тә юк. Баланы асып, Казанда электричкага утырып, Апаска кайтырга чыктым. Электричка Яшел Үзән районындагы Албаба станциясенә җиткәч, юлда төзекләндерү эшләре дип, бөтен пассажирларны төшерделәр. Ул арада баланы бер почмакка барып имездем, үземнең дә бик каты тамак ачкан иде. Чыдап булмады, вокзал кибетенә кереп бер ипи алдым. Шуны кимердем.

Таралып бетмәгән бер-ике кеше бар иде, шулар белән олы юлга «попутка тотарга» чыктык. Бала күтәреп торам. Күкрәк баласы белән бер белмәгән кеше машинасына утырырга да куркыта бит әле… Өйдә әтинең «УАЗигы» бар иде, мине каршы ала алмасмы дип, кире вокзалга барып, әтигә шалтыратып карадым, телефонын алмады.

Яңадан чыгып бастым, бәхеткә, бер автобус туктады. Шунда утырдык. Ул Апас районының Ындырчы авылына кадәр кайтты. Тагын төшеп калдым. Бераздан соң Ульяновскига кайта торган автобус килде, шуңа утырып Апаска борылып китә торган юлга кадәр кайттык. Таныш җир булгач, и сөендем! Баланы күтәргән килеш җәяү кайтырга чыктым. Бер УАЗик килеп туктады, шуңа утырдым. УАЗиктагы абзый әтинең танышы булып чыкты.

Авыл башына кадәр кайтарып куйды. Өйгә кайтып кергәндә сыгылган лимон кебек идем.

«Кама елгасындагы паромга чиратны көтә-көтә өчәр сәгать тора идек»

Бөгелмәдән Наил Селиванов туган ягына Кама елгасы аша кайтып йөргән вакытларын сөйләде:

— Кайвакыт Бөгелмәгә кайта торган автобус Саескан тавына кадәр генә алып кайта, Камага транспортны кертмиләр, кешеләрне генә берәм-берәм чыгаралар иде. Ә Каманың икенче ярына чыгып җиткәч, транспорт гел булмый.

Җәен транспортны паром ташый иде. Кайчак дүрт паром, ә кайчак бер паром була иде. Паромга эләгер өчен очсыз-кырыйсыз чират җыела, көтә-көтә 2-3 сәгать торган чаклар да булды.

Бөгелмәгә Ян-40 һәм Ан-24 очкычлары белән дә барып җитеп була. Бөгелмәдәге аэропорт республикада зурлыгы буенча икенче урында саналды. Ләкин шунысы хикмәт — аэропорт республикага түгел, ә Куйбышевка (Самара) буйсына иде. Көненә 11-12 рейс була, Бөгелмәгә 40-45 минут эчендә барып җитеп була иде. Әмма очкычка билет алу шулкадәр кыен: бердән, кыйбат (8 сум), икенчедән, ул калмый. Берзаман бәясен бөтенләй 11 сумга күтәрделәр, күбесе канәгатьсезлек белдерде…

Кайчак тимер юл белән дә барып җитә идек: баштан Казан — Уфа составына утырасың, ул Иделне кичеп, Ульяновск якларына барып чыга. Шуннан борылып, Бөгелмә, Урыссу аша Уфа ягына таба китә. Бу состав студентлар белән гел тулы булыр иде. Кичен утырып, икенче көнне төштән соң Бөгелмәгә барып җитәсең.

Элек юллары да начар иде бит, ул бөтен Советлар союзында шулай. Юл төзү өчен зур акча кирәк, ә ул заманда транспорт та нык аз. Ә шәхси машиналары булганнар санаулы гына. Юл сыйфатлы булсын өчен вак таш кирәк, аны Уралдан кайтарасы. Бу зур чыгымнар сораган. Татарстанда юл өчен төзү материалы булмады. Аннан тыш, республиканың көньяк-көнчыгышында күпчелек юлны нефтьчеләр төзегән. Ул яктан, яхшы. Авыллар турында әйткән дә юк, элек гел дамбадан гына йөреш, әле һәр район үзәгенә кадәр асфальт салынмаган иде. Казан арты, шәһәр эчендә ярыйсы юллар булды. Татарстанда ныклап юллар төзү белән 1990нчы елларда шөгыльләнә башладылар дип хәтерлим. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100