Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авылга кайту өчен пропускны ничек алырга?

Алда берничә көн ял булса да, республикада үз-үзеңне изоляцияләү режимы дәвам итә.

news_top_970_100
Авылга кайту өчен пропускны ничек алырга?
Рамил Гали

Коронавируска каршы көрәш максатында, бар халык та өйдә утырып торырга тиеш. Тик бик кирәк булганда, урамга чыгу өчен махсус пропусклар системасы бар. Моның өчен махсус сайтка кереп теркәлергә кирәк.

СМС-сервис системасында теркәлү өчен 2590 номерына паспорт номеры күрсәтелгән түләүсез хәбәр җибәрергә кирәк. Хәбәр тексты үрнәге: регистрация#9219632506.

Түбәндәге максатлар өчен өйдән чыгу пропускы бирелә. Пропуск алу өчен 2590 номерына смс «Цель» тексты һәм максат саны белән хәбәр җибәрергә кирәк.

  1. Суд\военкоматка бару. Аена бер тапкыр 1 сәгать бирелә.
  2. Балигъ булмаган балаларны белем бирү оешмасына алып бару. Көненә ике тапкыр 1 сәгатькә бирелә.
  3. Медицина яки ветеринар оешмага бару. Көненә ике тапкыр 1 сәгатькә бирелә.
  4. Җеназада катнашу. Атнасына бер тапкыр 1 сәгатькә бирелә.
  5. Паспорт ясату. Аена бер тапкыр 1 сәгатькә бирелә.
  6. Шәһәр читендәге йортка бару яки кайту. Көненә ике тапкыр 2 сәгатькә бирелә.
  7. Кредит оешмаларына яки почтага бару. Көненә ике тапкыр 1 сәгатькә бирелә.
  8. Кирәк булса дарулар һәм азык-төлек илтү. Көненә ике тапкыр 1 сәгатькә бирелә.
  9. Яшәү урынын үзгәртү. Өч көнгә бер тапкыр 6 сәгатькә бирелә.
  10. Күп функцияле үзәккә бару. Атнасына бер тапкыр 2 сәгатькә бирелә. Алдан язылып һәм шәхси кабинет аша гына алып була.
  11. Чәчтарашханәгә бару. Аена бер тапкыр 2 сәгатькә бирелә.
  12. Ачык һавада физкультура яки спорт белән шөгыльләнү. Көненә бер тапкыр иртәнге 5 һәм 7 сәгать арасында бирелә. Шәхси кабинет аша гына алып була.

Шушы максатлар арасында шәһәр читендәге йортка бару-кайту, яки яшәү урыны үзгәртү дигән максат белән смс алырга һәм авылга кайтырга була. Кире килгәндә кабат смс алу таләп ителә.

Тәүлек эчендә ике тапкыр гына рөхсәт алып була.

Өстәмә мәгълүматны 8-800-250-90-33 кайнар линия номеры аша алырга мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100