news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авылга кайткач, дачага баргач тычкан бизгәге ияртмәс өчен нишләргә?

news_top

Кимерүчеләр бөер синдромлы геморрагик бизгәкне (ГЛПС) тарата. Бу инфекциягә каршы вакцина юк, шуңа күрә профилактика чараларын үтәү мөһим. Бакча сезоны башында ГЛПС белән авырмас өчен нишләргә кирәклеге турында «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләгән.

Әгәр дача йортында калдырылган азык-төлек янында кимерүчеләр эзләре күрсәгез, аларны ташлагыз. Ризыкларны тыгыз итеп төреп, яхшылап ябыгыз, тычканнардан саклагыз.

Авыл йортына кайткач, хлорлы һәм дезинфекцияләү чаралары кулланып дымлы җыештыру үткәрегез. Респиратор һәм перчаткалар киегез, калын кием кулланыгыз, ләкин ашар алдыннан аны салып куегыз.

Җыештыруны йортның барлык бүлмәләрендә, шул исәптән подвалда һәм чардакта да үткәрергә кирәк. Участокта коры-сары, ауган агачларны, үләнне җыештырыгыз.

Бүлмәләрне даими җилләтегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар