Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авылга иске кием җибәрү йоласы»: Айназ Габидуллина күңелле видео төшергән

news_top_970_100
«Авылга иске кием җибәрү йоласы»: Айназ Габидуллина күңелле видео төшергән

Мәҗлесләр алып баручы, кызык видеолар төшерүче Айназ Габидуллина күңелле видео төшергән. Ул авылга иске киемнәр җибәрү темасын күтәргән.

Видеода алар әнисе белән бер пакет иске киемнәр бушата. Сюжет буенча, ниндидер Алсу бер пакет кием җибәргән, имеш. Иске киемнәр арасында трактор сөртерлек тә, килен театр уйнарлык та, мәктәп балаларына бирерлек тә кием табыла, аларга дигән пакетта үзләренә яраклы чалбар белән шарф булуы гына ачыклана.

Бу теманы социаль челтәрдә утыручылар күтәреп, хуплап алган.

«Өй түбәсенә менеп китә әле ул башта, капчыгы белән, анда 3-4 ел селкенмичә ята. Аны сайлап чүпкә атасың, калганын тагын 3-4 елдан ташлыйсың»;

«Вәт безнеңчә бу»;

«Элек кайтара идек, хәзер юк. Әни, бәрәңге алырга кайтучылар кияр, дип алып куя иде. Соңыннан бәрәңге алырга кайтучылар бетте»;

«Без дә шулай»;

«Без 8 капчык яндырдык»;

«Җитте инде иске-москы әйберне авылга ташырга, бөтен веранда тулы бит инде, дия безнең әти», – дип, үз тәҗрибәләре белән уртаклашучылар, рәхәтләнеп көлүен аңлаткан смайллар җибәрүчеләр бар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Әйе, өй чормасы, гараж түбәсе, мунча чормасы тулы шулай кирәге чыгар дип җыйган кием-салым. Әле күпмесе авылга җибәрелгән... Бусысы бер. Хәзер Казанда бәлки мохтаҗларга өләшерсез, янган, күчеп кайткан кешеләргә бирерсез дип, пакет-пакет кием китнрәләр. Фәлән әбиебез үлде, менә киемнәрен ыргытырга кул бармый дип тә китерәләр. Соң, җаныкайларым! Ямәчетләрдә бит ул пакетларны сортлап, барлап утыручы юк. Шулай бер почмакта тау өелә инде. Озын сүзнең кыскасы, юк, үзебезгә кирәкмәгәнне ыргыта белмибез без.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100