Татарстан районнарының берсендә авылга асфальт керә... дип уйлый күрмәгез.
Мессенджерларда бер кызык видео тарала. Шуны карагач, бар да аңлашылыр.
"Хәерле көн, хөрмәтле телевизор караучылар! - дип башлый кадр артындагы тавыш. - Без әкәмәт дөнья тапшыруын дәвам итәбез. Безнең бүген, ниһаять, 35 ел көткән хыялыбыз тормышка ашты. Татарстан республикасы Мөслим районы Метрәй авылына, ниһаять, асфальт керәчәк. Бөтен урамнарына да! Халык бик нык сөенә. Менә ул асфальт үзе кереп бара". Асфальт дигәнең - бауга тагылган асфальт кисәге. Авылныкылар шулай шаярта.