news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авылдашы белән талашкан ир-ат көндәшенең үсмер энесен атып үтергән

news_top

Ингушетиядә 14 яшьлек үсмерне атып үтергәннәр. Аның абыйсы авылдашы белән талашкан булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

43 яшьлек ир-атны 14 яшьлек үсмерне үтерүдә шикләнеп тоткарлаганнар. Бу турыда республика буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.

Фаҗига Инарки авылында 13 апрельдә төн уртасында була. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат, исерек килеш, 58 яшьлек авылдашы белән талаша. Аннары ул «Сайга» мылтыгын ала да көндәшенең машинасына ата. «Volkswagen» автомобиле шунда парковкада тора була. Машина эчендә хуҗаның туганнан туган энесе – 14 яшьлек малай утырган.

«Салонда утыра торган малайның корсагы яралана, ул хастаханәдә вафат була», – дигәннәр Эчке эшләр министрлыгында.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар