Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Авылдашларым авылдан фильм җибәрделәр, елый-елый карадым". Спорт министрының беренче урынбасарына – 50 яшь

Бүген Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдиновның юбилее! “Интертат” хәбәрчесенә Хәлил Шәйхетдинов юбилеена планнар һәм бүгенге көндәге иң зур казанышлары турында сөйләде.

news_top_970_100
"Авылдашларым авылдан фильм җибәрделәр, елый-елый карадым". Спорт министрының беренче урынбасарына – 50 яшь
“Мин туган көнемне быел үзенчәлекле итеп үткәрәм. Әльхәмдүлилләһ, Аллаһка шөкер, быел мин туганнарымны, якыннарымны, хезмәттәшләремне, авылдашларымны, классташларымны, республикадагы җитәкчеләрне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына “Бию пәрие” спектаклен карарга чакырам. Ул хәйрия кичәсе булачак. Минем тарафтан юбилей “Рәхмәтләү кичәсе” дип атала. Мин килгән кунакларның бөтенесен аларның минем тормышта булганнары өчен, аларның минем Хәлилдән Хәлил Хәмитович Шәйхетдиновка әверелүдә зур өлешләре булган өчен рәхмәтлим.

Һәр килгән кеше хәйрия бирә алачак. Мәрҗани мәчетенең мәдрәсәсенә иганә җыю була бу. Мин бүгенге көндә хәйрия кичәсе үткәрә алуыма шатланам. Бу минем йөрәктән чыккан хисләрем, уйларым. 50 яшькә җитеп, хөкүмәт күләмендә зур уңышларга ирешеп эшләвемә мин бик шат”, - дип уртаклашты Хәлил Шәйхетдинов.

Ул үзен Россия күләмендәге бүләк белән тәбриклиячәкләрен дә әйтте. “Миңа бүген, белгәнемчә, “Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре” мактаулы исемен бирәчәкләр. Минем аңарчы алган хөкүмәт бүләкләрем дә зур. Менә бүген биреләчәге дә республикада бер 20 кешедә генә бугай”, - диде ул.



Хәлил Шәйхетдинов бүгенге көндәге иң зур байлыгы дип үзенең сау-сәламәт булуын, гаиләсе булуын саный. “Тормыш иптәшем булуы, балаларым булуы – минем иң зур байлыгым. Байлык тигезлектә, бөтенлектә дип саныйм. Минем әти-әнием иртә үлде, шуңа күрә минем өчен бүгенге көндәге иң кирәкле әйбер – ул гаиләм, туганнарым, яраткан эшем. Алар барысы да минем киләчәк тормышка һәм минем рәхәтлеккә өмет өстиләр, көч бирәләр”, - диде ул.

Бүген Хәлил Шәйхетдиновны туган көне белән Татарстанның беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та котлаган. “Бүген Минтимер Шәрипович шалтыратты, рәхмәт сүзләре әйтте, теләкләрен белдерде. Җитәкчеләргә рәхмәт сүзләре әйтүләре, минем кечкенә генә эшемне зур итеп бәяләүләре өчен зур рәхмәт”, - диде.

Спорт министрының беренче урынбасарын авылдашлары да тәбрикләгән. “Укытучыларым, авылдашларым авылдан ролик, фильм җибәрделәр. Елый-елый карадым. Мин үземне шулкадәр үк дип белми идем. Бәлки авыл өчен эшләнгән шундый изге эшләрем дә булгандыр. Мин аны эчкерсезлек белән эшлим. Кешеләр күрә. Миңа бик күңелле булды. Әле яңа гына елап утырганда бер туган шалтыратты. Менә ул минем колхозчы баласы булып, тырышып-тырмашып эшләгәнне белә. Мин беркайчан да җитәкче, башлык булам дип эшләмәдем. Тормыш үзе шулай барды. Ул минем тормышым, шуңа күрә мин аннан бик канәгать. Аллаһка шөкер, мин бүгенге көндә барысыннан да канәгать. Мин бик бәхетле кеше. Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә бәхеттән, шатлыктан, тигезлектән аермасын инде”, - диде Хәлил Шәйхетдинов.



  • Хәлил Шәйхетдинов 1969 елның 25 февралендә Саба районы Зур Шынар авылында туа. Казан дәүләт педагогика институтының физик тәрбия факультетын тәмамлый.
  • 1987-1989 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1992-2001 елларда – Татарстан Республикасының Теләче районы администрациясендә спорт комитеты рәисе булып эшли. 2001-2003 елларда – Татарстан Республикасы Теләче районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы булып тора. 2003-2005 елларда – Татарстан Республикасының Теләче районы администрациясе башлыгы урынбасары булып хезмәт итә. 2005-2014 елларда – Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары булып эшли. 2014 елның октябреннән әлегә кадәр – Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары булып эшли. 2018 елның июлендә Татарстан Республикасы спорт министры беренче урынбасары булып билгеләнә.
  • Хәлил Шәйхетдиновның “Татарстан Републикасының атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исеме һәм “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале бар.
“Интертат” Хәлил Шәйхетдиновны туган көне белән, олы юбилее белән тәбрикли! Спорт министрының беренче урынбасарына корычтай нык сәламәтлек һәм зурдан-зур уңышлар тели! Туган көнегез котлы булсын, Хәлил Хәмитович!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100