Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авылдашлары ярдәм итмәгән әби урамда өшеп үлгән

86 яшьлек әби өч көн буе авылдашларының ишекләрен шакып йөргән.

news_top_970_100
Авылдашлары ярдәм итмәгән әби урамда өшеп үлгән

28 февральгә каршы төндә Калуга өлкәсендә Малоярославецкий районының Оболенское авылында яшәүче 86 яшьлек әби югалган. Аны «Лиза Алерт» волонтерлары эзләгән. Берничә көннән әбинең мәетен генә тапканнар. Бу турыда «АиФ» сайты язды.

86 яшьлек әби өч көн буе авылдашларының ишекләрен шакып караган, ярдәм сорап йөргән. Тик аны беркем дә кертмәгән. Авыл халкы сүзләренчә, алар әбине күргән, тик ишек ачарга курыкканнар.

«Лиза Алерт» волонтерлары видеокүзәтү камералары кадрларын өйрәнгән. Кадрлардан күренгәнчә, аның бер аягында итеге дә булмаган. Әби җиңелчә киенгән - өстендә халат һәм ирләр костюмы гына булган. Карчык үзенең кайда булуын да белештермәгән. 

Әбинең мәетен 2 мартта Оболенское авылыннан 40 км ераклыкта «Химик» бакчачылык ширкәте территориясендә тапканнар. Ул урамда туңып үлгән.

«Бу хәлне күреп шок хәленә килдем. Әбиебез бакча йортлары янына килеп җиткән. Җылыныр урын эзләгән. Ләкин аның хәле беткән, өшеп туңган булгандыр инде. Әбинең үләсе килмәгән. Ул туңгач, йорт белән койма арасындагы 20 см киңлектәге ярык аша кермәкче булган. Шул вакытта аягын яралаган, ярадан кан саркыган», — дип сөйләгән «Лиза Алерт» волонтеры.


РЕН ТВ каналы хәбәрчесе мәрхүмәнең күршеләре белән аралашкан. Алар әбигә ни өчен ярдәм итмәгәне турында сөйләгән. Имеш, алар капка какканны ишетмәгән. «Төнге икенче яртыда? Сез күз алдына китерегез — капка бикле. Шакып карагыз менә — ишетеләме?» 

Икенче күршесе пенсионер әби белән бөтенләй аралашмавын әйткән. Кемдер шакыган тавыш ишеткән, тик чыгып өлгермәгән. Менә шулай битарафлык аркасында әби берүзе урамда өшеп үлгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100