Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авылдан мобилизациягә эләккән бердәнбер егет ул»: Гөлүсә Закированың энесе ялга кайткан

news_top_970_100

«7 ай махсус хәрби операциядә булганнан соң, энебез Илнур ялга кайтты», – дип сөйләде «Идел» журналының баш мөхәррире, язучы Гөлүсә Закирова. 

«Украина чигеннән автобус белән 20 сәг дигәндә кайтып та җитте. Озатканда, көлемсерәп киткән (дөресрәге, бик аңлап та бетермәгән), егетләр җитди ирләр булып кайтып төште. Күп сөйләшми, гомумән, андагы хәлләр турында сөйләшү юк, тормыш менә шулай гына барган кебек. Эчтән генә барыбыз да аңлыйбыз, энебезнең китәсен дә, анда уен түгеллеген дә...

Әни очып кына йөри, улын күз уңыннан да ычкындырмаска тырыша. Ул киткәч, 2 атна ашарга да пешермәде, тамагына берни үтмәде. Тәрәзәгә генә карап утыра иде. Обойга «Илнур 21е китте» дип язып та куйган икән, өй юганда күреп, бик жәлләдек үзен.

Күп итеп сарык ите салып, токмач басып, аш белән каршылады үзен. Илнур әле өйләнмәгән, Апас районы Кече Болгаер авылында әти һәм әни белән гомер кичерә иде. Картларның терәге иде.

Энекәш һәммәбезгә дә тимер акча – гривеньнәр бүләк итте. Истәлеккә дип алып кайткан. Куен кесәсендә – безнең хатлар, догалар, гуманитарка белән килгән балалар хатларын саклап алып кайткан. Кадерле нәрсәләр, ди, авыр чакларда юаныч булдылар, ди.

Кайтканда, егетләр чәчәк кибете янына туктаткан автобусны – якыннарына букетлар алганнар.

2 атнадан китәсе. Бергә хәрби хезмәттә булган егетләрне инде юксына. Әлегә, онытылып, авыл мәшәкатьләре белән чабып йөри: әни каз бәбкәләре алган, аларга читән тотасы, чөгендер, бәрәңге утыртасы... Авылның ялгыз карт-карчыкларына булыша иде ул, алар да хәл белергә киләләр, аларның да йомышлары бар инде... Авылдан мобилизациягә эләккән бердәнбер егет инде ул.

Һәркайсыбыз янында булырга тырыша», – дип сөйләде Гөлүсә Закирова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100