news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авылда яшәүчеләргә бала тапкан өчен 100 мең сумга кадәр акча түләнәчәк

25 яшьтән яшьрәкләргә беренче бала тапкан өчен 50 мең сум, ә өченче баласын тапкан 29 яшьтән яшьрәк әниләргә 100 мең сум түләнәчәк. Бу хакта "Татар-информ" яза.

news_top
Авылда яшәүчеләргә бала тапкан өчен 100 мең сумга кадәр акча түләнәчәк
Татарстан авылларында бала тапкан хатын-кызларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр акча түләнәчәк. Бу хактагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күрде.

Бала тапкан өчен түләүләр туучылар санын арттыру максатыннан башкарыла.

25 яшьтән яшьрәкләргә беренче бала тапкан өчен 50 мең сум, ә өченче баласын тапкан 29 яшьтән яшьрәк әниләргә 100 мең сум түләнәчәк. Бу түләүләргә авылда кимендә 3 ел яшәгән хатын-кызлар гына өметләнә ала.

Бу акча быел түләнә башлаячак. Пособиены алу өчен республика матди ярдәм үзәгенә гариза язарга кирәк. Акча да шунда ук түләнәчәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар