news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авылда яшәүче хатын төлке тешләгәч үк табибка бармаган һәм үлгән

news_top
Авылда яшәүче хатын төлке тешләгәч үк табибка бармаган һәм үлгән

Волгоград өлкәсендә төлке тешләгән хатын үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Михайловка авылында яшәүче 44 яшьлек хатынны төлке тешли. Аннары ноябрьдә анда котыру чире булуы ачыклана. Бу – быел котыру авыруыннан үлемнең беренче очрагы.

Табиблар сүзләренчә, әлеге хатын төлке тешләгәннән соң ашыгыч профилактик ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән. Бу турыда «РИА Новости»га төбәкнең сәламәтлек саклау комитетында сөйләгәннәр.

«Мөрәҗәгать иткәндә, гидрофобия симптоматикасы була, табиблар ярдәм итүгә карамастан, ул вафат булды», – дигәннәр ведомствода.

Быел ел башыннан хайваннар тешләп мөрәҗәгать итүчеләр саны 10,5 мең кеше булган. Бу – күп еллар буена уртача күрсәткечтән 28 процентка артык, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар