Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авылда яшәүче хатын полиция хезмәткәрен көрәк белән кыйнаган һәм машинасын ваткан

news_top_970_100
Авылда яшәүче хатын полиция хезмәткәрен көрәк белән кыйнаган һәм машинасын ваткан
"Татар-информ" архивы

Башкортстанның Сермән авылында яшәүче хатын полиция хезмәткәренә көрәк белән суккан һәм хезмәт машинасын ваткан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Белорет районара суды 55 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше ачкан. Аны вазифаи вәкаләтләрен башкару сәбәпле, хакимият вәкиленә карата тормышына яки сәламәтлегенә куркыныч булмаган көч куллануда шикләнәләр. 

«Башинформ»га Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр иткәнчә, акча урлау турында хәбәрне тикшергән чакта, полиция хезмәткәре бу хатын һәм аның белән яши торган ир-атның өе янына килә. Хокук саклаучы ир белән хатынны полиция бүлегенә алып килеп, әлеге җинаятькә катнашы булуларын тикшерергә тиеш була. Полиция хезмәткәре килүне хатын ошатмый. Оперативник һәм аның белән бергә яши торган ир-ат полиция машинасы янына бара башлагач, хатын хакимият вәкиле янына йөгереп килә һәм аның аркасына, башына көрәк белән 2 тапкыр суга. Аннары ул көрәк белән машинага бәрә башлый, арткы ишек тәрәзәсен вата. Аннары хатын тынычлана, һәм аны полиция бүлегенә алып китәләр.

«2023 елның 31 гыйнварында, урлау факты буенча тикшерү вакытында, Белорет районында яшәүче 55 яшьлек хатын оперуполномоченныйга һәм 58 яшьлек ир-атка агач көрәк белән берничә тапкыр суга. Хезмәт машинасының тәрәзәсен вата. Полиция хезмәткәре һәм авылдашы табибларга мөрәҗәгать итте. Полиция хезмәткәренә һөҗүм итү турында эш материаллары процессуаль карар кабул итү өчен Тикшерү комитетына тапшырылды», – дигәннәр Эчке эшләр министрлыгында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100