Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авылда велосипедтан егылдым». Чаллыда яшәүче ир-ат бөере ярылганын 7 көннән соң белгән

news_top_970_100
«Авылда велосипедтан егылдым». Чаллыда яшәүче ир-ат бөере ярылганын 7 көннән соң белгән
Фото: https://t.me/tatmedicina, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы

Чаллы урологлары велосипедтан егылып төшеп бөере ярылган 33 яшьлек ир-атны коткарган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Ир-ат сүзләренчә, табиблар аның гомерен саклап калган. Аның бөере ике өлешкә ярылган булган.

«Мин авылда велосипедтан егылып, вак таш өстенә төштем. Уң ягым авыртты, авыртыр да бетәр, дип уйладым. Башта табибларга бармадым. Эшкә чыктым, аннары авыр әйбер күтәрә алмавымны аңладым. Авырту көчәйде, уң яктан корсак өстендә шеш барлыкка килде», – ди ир-ат.

Шуннан соң ул УЗИга барган, табиблар шок халәтен кичергән һәм, аны хастаханәгә салу өчен, тиз арада «ашыгыч ярдәм» чакырганнар.

Шәһәрнең 5нче хастаханәсендә Урология бүлеге җитәкчесе Дилшат Мөхәммәтшин сүзләренчә, ир-ат хастаханәгә килгәндә авыр хәлдә була, ул егылганга инде 7 көн узган.

Табиб моның уникаль очрак булуын искәртә. 10 ел эшләү дәверендә ул моның белән беренче тапкыр очраша.

«Башка травмалар булмаган килеш, бөер тулысынча яньчелгән. 10 ел эшләп, мондый катлаулы очракны беренче тапкыр күрәм. Без ике өлешкә ярылган органны алдык, аны тегеп булмый иде», – ди табиб.

Операция 3 сәг булган, ярага сидек эләгү сәбәпле, ялкынсыну процессы да башланган булган. Шуңа күрә бу очракта органны саклап кала алмаганнар.

Хәзер пациентны өйгә җибәрергә әзерлиләр, аңа реабилитация таләп ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100