news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авылда төнге фаҗига: 3 бала һәм 2 олы кеше янып үлгән

news_top
Авылда төнге фаҗига: 3 бала һәм 2 олы кеше янып үлгән
Фото: Саха Республикасы (Якутия) Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналы, https://t.me/mchsYakutia

Узган төндә Якутиянең Сунтар авылында янгында 5 кеше, шул исәптән 3 бала һәлак булган. Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Бу хакта РИА Новости яза.

Саха Республикасы (Якутия) буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Сунтар районында шәхси йортта янгында 5 кеше үлүен, алар арасында 3 бала да булуын хәбәр итте.

«Саха Республикасы (Якутия) Тикшерү комитеты «Саксызлык аркасында 2 һәм аннан да күбрәк кеше үтерү» маддәсе билгеләре нигезендә җинаять эше ачты», – диелә хәбәрдә.

Якынча мәгълүматлар буенча, янгын кухняда кыска ялганыш аркасында чыккан. Өйдә янгын турында хәбәр итә торган җиһазлар булмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар