news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авылда төнлә бүреләр йөргән

Бүреләр бәйдә торган этне үтереп ашаудан да чирканмый. Шуңа күрә авыл халкына этләрен яшерергә киңәш итәләр.

news_top
Авылда төнлә бүреләр йөргән

Коми республикасында күзәтү камералары авыл буйлап йөргән бүреләр чирүен төшереп алган. Бу турыда «Вести» каналы күрсәтте. 

29 ноябрьдә Ыб дигән авылда төнлә бүреләр йөргән. Кадрлардан күренгәнчә, ерткычлар зур мәйданны биләп таралышып бара. Башта ата һәм ана бүре килә, алардан соң чирүнең гади әгъзалары бара. Чирү артыннан аксак һәм хәлсез бүре килә. 

Барысы җиде бүре булуы билгеле. Ерткыч җанварларның шулай күпләп авылга килүе кешеләрне куркуга салган. Чөнки бүреләр саны бу чирүдән дә күбрәк булырга мөмкин икән. 

Ыб авылы администрациясе аучыларга мөрәҗәгать иткән. Авыл халкын сак булырга чакыралар. Аеруча этләрне яшерергә киңәш итәләр. Чөнки бүреләр бәйдә торган этне үтереп ашаудан да чирканмый, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар