Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авылда шок»: 16 яшьлек үсмер нәни баланы урманга алып барып үтергәнче кыйнаган

Нәни Кириллны бөтен авыл халкы ике көн эзли, үтерүче Виктор да эзләргә ярдәм итешеп йөри.

news_top_970_100
«Авылда шок»: 16 яшьлек үсмер нәни баланы урманга алып барып үтергәнче кыйнаган
https://pixabay.com/

Красноярск өлкәсендә 17 яшьлек егет 9 яшьлек баланы үтерүдә гаепле дип табылган. Былтыр нәни баланы вәхшиләрчә үтергән үсмер хәзер төрмәдә утырачак. Бу турыда «Комсомольская правда» язды.

Лопатино авылында 2018 елның 22 июнендә тугыз яшьлек бала югала. Кирилл исемле малай көн буе урамда уйнап йөри, кичен өйгә кайтмагач, аны туганнары эзли башлый. Аны ике тәүлек буена таба алмыйлар.

Кирилл тыныч һәм пөхтә бала була. Ул бөтен авыл малайлары белән дус. Гадәттә өй янында уйныйлар. Ераккарак китәсе булса, Кирилл әбисенә әйтеп китә. Малайның анасы авырып үлгән, әтисе башка гаиләдә яши. Кириллның иң якын кешесе әби була.

Кирилл әбисе белән күпкатлы йорттагы фатирны арендалап яши. Берничә ел элек бала шырпы белән уйнап, өйдә янгын чыга. Шуңа күрә хәзер алар арендаланган фатирда яшәргә мәҗбүр була.

Югалган көнне бала төшке ашны ашап, футболка һәм сланцы кия дә, урамга чыгып китә. Аны исән килеш соңгы тапкыр кичке җидедә күрәләр. Малай урманга таба китә. Бала-чага биредә агачлар арасында өйләр ясап уйнап йөри.

Караңгы төшкәч, әби борчыла башлый, полициягә мөрәҗәгать итә. Бөтен авыл халкы да Кириллны эзләшә башлый. Эзләүгә Витя исемле 16 яшьлек малай да кушыла. Витя үзе артыннан бала-чаганы да ияртә, каян эзлисен белгән кебек, туры урманга китә.

«Мин барышлый бер сланцы күрдем», — дип искә ала бер бала. «Аннары урманга киттек. Анда чирәм тапталып беткән. Шунда мәетне таптык», — дип сөйли башка балалар.

«Кириллның башы борылган иде, мәетне күргән бала-чага куркып кире йөгерде», — дип сөйли эзләүдә катнашкан хатын.

Виктордан шикләнә башлыйлар. Ул мәетнең кайда булуын тәгаен белгән бит. Җинаять эше ачыла. Шуннан соң Кириллны нәкъ менә Виктор үтергәнен ачыклыйлар.

Авыл халкы сүзләренчә, Витя бик дорфа, вәхши егет. Моны барысы да белгән. Кириллны үтергәнче бер ел алдан ул 10 яшьлек Максимны бик каты кыйнаган. Максим бик озак хастаханәдә яткан.

«Ул яшьтәшләре белән беркайчан сугышмады. Ә бала-чаганы тик торганда кыйный иде. Максимны кыйнаганда да аны көч-хәл белән туктаттылар, җен ияләшкән диярсең», — дип сөйли Егор исемле егет.

Максимның анасы ялгыз, бераз салгалый, әбисе дә карт, фәкыйрь генә яшиләр. Бу вакыйганы алар Витя белән тыныч кына хәл иткән, полициягә гариза язмаганнар.

«Балигъ булмаган үсмер 9 яшьлек малайны авыл читенәрәк, кеше йөрми торган урынга алып барган. Талаш вакытында ул баланы бик нык имгәткән һәм җинаять урынында ташлап киткән. Малай вафат булган», — дип сөйләгәннәр Россия Тикшерү комитетының Красноярск буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Лопатино авылы халкы бу хәлгә бик тетрәнгән.

Суд 17 яшьлек Викторны 5,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100