Сызрань районындагы Рамено авылында яшәүче хатынның өенә кораллы бандитлар бәреп керә. Аның әтисен атып үтерәләр, кечкенә сеңлесенә корал белән яныйлар, анасы белән әбисен вәхшиләрчә кыйныйлар. Аннары өйдәге зур суммадагы акчаны урлап качалар. Бу турыда «Маленькая Сызрань» сайты хәбәр итте.
Әлеге җинаять 2009 елның июнендә була. Ләкин җинаятьчеләр хәзергә кадәр тоткарланмаган. Үтерүдә һәм һөҗүм итүдә гаеплеләр билгеләнмәгән.
16 ел узганнан соң, бу хатын-кыз Россия Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән.
Ачыкланганча, җинаять эше ачылган булган, тик аннары аны туктатканнар.
Хәзер Россия Тикшерү комитеты рәисе Сызрань районының Рамено авылында яшәүче ир-атны үтерү факты буенча җинаять эшен кабат башларга һәм тикшерү нәтиҗәләре турында доклад бирергә кушкан, диелә хәбәрдә.