Авылда нинди зур эшләр эшләнсә, барысына да матди ярдәм итә – Яңа татар ак бае тарихы
Киров өлкәсендә яшәүче журналист Гөлнара Габдрахманова Малмыж районының Марс авылында туып- үскән, хәзерге вакытта авылга зур ярдәм итеп яшәүче эшмәкәр Рамил Хәлиуллин белән таныштыра.

«Миллион акчаң булса, нәрсә алыр идең, яки кемгә бирер идең?» – дип кечкенә вакытта бер-беребезгә сораулар биреп хыяллана идек. Бәлки инде, ул вакытта миллионнан да зур саннарны белмәгәнбездер, ә бәлки, әниләребезнең акчаны очын-очка гына бәйләгәннәрен күргәч хыялланганбыздыр.
Ләкин беребез дә ул кадәр акча белән эш итмәдек. Арабыздан чыккан егетебез Рамил Хәлиуллин гына балачак соравына тулы җавап бирә ала торган кеше булды.
Язмыш аны кечкенә вакыттан ук сынаган
Рамил Васил улы Хәлиуллин кечкенә генә – 20дән чак кына артык өе булган Малмыж районының Марс дигән авылында туып үскән егет. Балачагы бер ягы белән дә башкалардан аерылып тормаган. Ләкин язмыш аны кечкенә вакыттан ук сынаган - әнисе Мөкәррәмә апа яшьли гүр иясе булган.

Фото: © Рамил Хәлиуллинның шәхси архивыннан
Балачагымны искә төшерсәм, әнием пешергән уалма күмәче хәтеремә килә. Мин аны бик яратып ашый идем. Аны яратканымны барлык иптәшләрем дә белә иде. Бервакыт бер классташ малай: «Рамил, сиңа дип тә уалма күмәчен калдырдым, интернатка кайткач ашарсың», – диде. (Яңа Йөрек авылында башлангыч мәктәп кенә булганлыктан, Иске Йөрек мәктәбенә йөреп укый идек). Кайтсам, миннән зуррак малай өстәлгә менеп утырган да ахыргы уалма күмәчен ашап утыра. И-и-и, минем ачуларым килде инде.
Менә шулай авылдагы бергә уйнап үскән дустым Илнурның юбилеена кайткач, аның тормыш иптәше Инзилә уалма күмәче пешереп биргән иде. Тормышта барлык әйберем дә бар, Аллаһыга шөкер, ләкин ул уалма күмәчләре балачактан әнием бүләге кебек тоелды, – ди ул.
Кешенең кем икәнен беләсең килсә, аңа акча һәм дәүләт биреп кара
Рамил Рязань каласында хезмәт итә. Аннан Югославияда да булырга туры килә. Үзенең мәхәббәтен дә Рязань каласында табып, тормыш корып җибәрә һәм шунда төпләнеп кала.
Хезмәт юлы шушы кала белән бәйләнеп китә дә инде. Балык заводы белән идарә итә башлый. Андагы оборудованиене яңарта. Иң элек аның ничек эшләүләрен чит илләргә барып тикшерә, аннан алып кайта. Үзе янына ышанычлы кешеләре: дуслары, бертуганнарының балаларын эшкә ала. Эшне җайга сала. Хәзерге вакытта тагын да алга киткән, яңа алымнар белән эш итә торган предприятие белән идарә итә ул.
«Кешенең кем икәнен беләсең килсә, аңа акча һәм дәүләт биреп кара», – дигәннәр бит. Ләкин Рамилне акча үзгәртмәгән. Аның эшләгән эшләре, күрсәткән матди ярдәме моның ачык дәлиле булып тора. Туган авылында клуб җимерек хәлендә булганнан соң, аны ябалар. Авыл яшьләренә барыр урын калмый.
Шушы вакытта Рамил шундый инициатива белән чыга: «Әйдәгез, мин зур күләмдә акча кертәм, авылны клублы итәргә кирәк. Бәлки, башка җирдән дә ярдәм килер», – дип, клуб салуга, беренче булып, бик зур күләмдә матди ярдәм ясый. Аңа карап, башкалар да бу зур эшкә алыналар. Колхоз да зур ярдәм ясый, авылда яшәүчеләр һәм инде авылдан чыгып, чит калаларда төпләнеп калганнар дә ярдәм кулы суза башлыйлар.

Фото: © Рамил Хәлиуллинның шәхси архивыннан
Авылда нинди зур эшләр эшләнелсә – барысына да матди ярдәм итә
Рамилнең ярдәме моның белән генә төгәлләнми, авылда нинди зур эшләр эшләнелсә – барысына да матди ярдәм кулы суза. Ул мәчеткә дисенме, Сабантуйларга дисенме, берсеннән дә читтә калмый. Һәр Сабан туена ярдәм итеп кенә калмый, кичке якка концерт та сатып ала.
«Авылдашларыма миннән бүләк булсын, әгәр дә халыкка шулай ошый икән, мин ел да бу эшемне кабатлармын», – ди Рамил.
Ярдәм сорап барган авылдашларын да ул бервакытны да кирегә бормый, эш белән дә тәэмин итә, кирәк икән, матди ярдәме белән дә булыша. Бертуганнарының ныклы ышанычы да ул.
Рамилнең шушындый булып китүендә кем шушындый тәрбия биргән, йогынты ясаган? Шушының кадәр үзенең тир түгеп алган акчасын ярдәм итеп бирү өчен, кеше никадәр туган ягын, туган авылын һәм туган як халкын яратырга тиеш микән?! Менә ул патриотизм кайда!
Менә ул Рамил балачактагы соравына туры җавап бирә ала да инде. Ул үзенең эш урынын гына җәелдереп калмый, халыкка ярдәм итүдән зур тәм таба ала. Без авылдашлары аның белән бик горурланабыз. Авылда Рамилне күреп, беркем дә, күрмәмешкә салышып, читтән китми. Бары рәхмәт сүзләре һәм матур теләкләрен генә белдерәләр. Ә балачак соравы мине әле дә «кимереп» тора, ә акча бик хисап күп булса, без Рамил кебек ярдәм итә алыр идек микән?