news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авылда көрәш буенча күнекмәләр вакытында комага киткән малай үлгән

news_top

Дагыстанда 10 яшьлек малай ирекле көрәш буенча күнекмәләр ясаганда комага киткән. Баланы хастаханәгә китергәннәр, берникадәр вакыттан соң, ул шунда вафат булган. Бу хакта республиканың Спорт министрлыгы хәбәр итте, дип яза РЕН ТВ.

Һәлак булган малай – Бабаюрт авылындагы муниципаль балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы булган. Билгеле булганча, бала баш авыртуыннан зарланган.

«Әти-әнисе малайны мәктәпкә җибәрмәгән, ләкин күнекмәләргә җибәргән. Хастаханәдә табиблар баланың баш артында шеш булуын ачыклаган», – дип сөйләгәннәр Спорт министрлыгында.

Малайның сәламәтлеге белән проблемалары булуы турында әти-әнисе белмәгән булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар