«Авылда интернет юк, шәһәргә китәм», яки Чүп утап кына эшкә өйрәнеп булмый
«Интертат» хәбәрчесе Гөлүзә Василова замана балалары, аларны тәрбияләү һәм буыннар арасында каршылыклар турында уй-фикерләре белән уртаклашты.

«Авылда интернет юк! Ул начар тота! Уеннар өзелеп кала, шуның аркасында җиңеләм дә! Кайтмыйм!» Бу сүзләрне балалардан еш ишетергә туры килә. Билгеле сәбәпләр аркасында чикләүләр бара, авылларда мобиль интернет төшке аштан соң эшләп китсә китә, китмәсә – юк. Бары «вайфай»лылар гына сизми бу хәлне, әмма әби-бабайга «өйдә интернет нәрсәгә» дип өздереп куйган» балалары үзләре дә «җенләнә». Авылда эш күп, телефонда утырырга вакыт булмаса да, кайвакыт шул рәвешле генә эшләп аласы була.
Яшерен-батырын түгел: авыл балалары да, шәһәрдән каникулга әби-бабасы янына кайткан балалар да җәйләрен диванда телефонда утырып үткәрә. Алар аның белән ашыйлар да, йоклап та китәләр, бәдрәфкә кергәндә дә калдырмыйлар. Өстәл артына 6 бала утыра икән, аның 5есе телефонда үз видеосын карый, 6 нчысы әле – бер телефонга, әле икенчесенә күз сала. Берзаман интернет көн саен тотмый башлады, барыбер, шул телефонда уен булса да уйнап утыралар.
Бабайлары әле оныкларын әбиләре белән җиләккә илтеп куя. Җиләк җыярга уйламый да алар, 10 минут чемченеп йөриләр дә, «кайтыйк» дип аптырата да башлыйлар. «Бабайга шалтыратам, килеп алсын, без арыдык, ашыйсы да килми», – дип, бераз олырагы әбисенең телефонын ала. Әби белән бабай, эшкә өйрәтәм дип, үзләре белән бакчага алып чыккан була. Балалар 2 чүп алып, 5 бәрәңгене таптап кереп китәләр. «Кечерәк шул әле болар», – дип көрсенеп куя әби белән бабай. Хәзерге заман балаларына чүп утап йөрүнең кирәк эш икәнен дә аңлатып бетерә алмый алар.

Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова
– Вот әби, нәрсәгә утыртасыз ул бәрәңгене? Сатып алып була бит аны!
– Бар әйберне сатып алуга калгач булмый бит инде. Үз бәрәңгебез була.
– Әйе, була… Аннары аяк, бил авырта, дип әйтәсез. Мазь алып килеп бир, дисез. Мантыйк күрмим мин монда. Кирәкме ул сезгә, ә? – дип, җитди кыяфәт белән, кулларын болгап, русча-татарча аңлатырга тырыша оныклары 70 яшькә җитеп килгән әби белән бабайга.
Аларның сөйләшүеннән әби-бабай да рәхәтләнеп көләләр. «Эшли торган балалар юктыр инде хәзер, менә бу малайларны бакчага тезеп бастырсаң, ул чүп уталып та бетә бит инде», – дип, мине дә шелтәләп алалар.
– Соң әни, чүп утау безнең үзәккә үткән инде, өй янындагы бакча, кырда, әби белән бабайныкы. Чүп утап кына эшкә өйрәнеп булмый. Аларны аптыратасым да килми. Иң мөһиме, үзләренә тормыш алып барырга акча эшли белсеннәр.
Бу юлы 3 нче сыйныфка бара торган улым безгә ияреп, шәһәргә килде. «Интернет тотмый монда», – диде дә машинага менеп утырды. Бетте-китте. Хәзер Казанда рәхәтләнә видео карап, мин ара-тирә ачуланып ала.
– Улым, җитте! Бик озак утырасың телефонга текәлеп! Бар, җәйгә биргән дәресләреңне кара әле.

Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова (Телефон карауның бер ысулы)
– Әни, менә җәйне ял итәргә көтеп алабыз бит инде, ул эшләр мәҗбүри түгел. Бүген 3 әкиятнең видеосын карап «читательский дневник»ны тутырам да иртәгә тагын икене язып куям. Бетте! Җитте! Каникуллар – ял итәр өчен ул, болай да ахырына якынлаша. Математиканы болай да синнән яхшырак беләм – эшләмим. Былтыр ясап утырдым, укытучы тикшермәде дә. Менә нәрсәгә эшләп утырдым? Әйт, зинһар өчен. Рус телен мәктәптә укыйм, яме.
Улымның, хисләнеп, өй эшләре турында сөйләвеннән көлеп тә җибәрдем. Узган ел рус теле белән математикадан өй эше булганы август азагында гына искә төште. Шулвакытта җәй буе көн саен азлап кына эшләргә тиешле өй эшен, икәүләп, 2 көндә эшләп бетергән идек. Шулкадәр күләмле өй эшенә укытучы билге дә куймады. Мәктәптән баланың күңеле төшеп кайткан иде. Шуңа бу юлы басым ясамаска булдым.
Менә мин бер нәрсәне аңлап бетермим, май аена кердекме әниләр «кайчан уку бетә инде» дип сабырсызлана башлыйлар. Ә май азагы җиттеме «җәйгә өй эше бирәсезме» дип укытучыны аптыраталар. Укытучы балаларга өй эше бирергә мәҗбүр була, үзенә эш ясап. Сентябрьдә укытучы балаларны укуга җәлеп итсеңме ул, әллә 30-35 баланың 30 битле эшләрен тикшерсенме? Җәй көне уку-язу белән шөгыльләнү һәркемнең үз эше. Моның өчен материал Интернетта һәм кибеттә җитәрлек. Һәркемнең ихтыяры...
Шәһәрдә улымны көн саен каядыр алып барырга вакыт табарга тырышам. Юкса, телефоннан аера торган түгел. Күршедә генә яши торган классташы белән урамга чыгарып җибәрәм. Ул арада, ярты сәгать узамы-юкмы, кереп тә җитә. Көн саен яңа тәкъдим ясап кына торам. олыларына бәйләнә алмыйм инде, шуңа кечесен аптыратам. Ә абыйлары кырыйдан гына бу хәлне күзәтеп йөри. «Әни, тагын нәрсә уйлап чыгардың, иртәгә кая барасыз?», – дип кечесен котырталар.
«Әни, нишләп көн саен каядыр барырга уйлап табасың? Аптыратма, бир әле үземнең каникулларны үземчә ял итеп бетерергә, ә...» – дип әйтеп куя телефоныннан гына аерылмыйча кече улым.
«И улым», – дип, аны күкрәгемә кыстым. 8 яшь! 8 ел узган. Еллар айлар сыман гына узып китә кебек тоела. Әле генә көмәнемә 8 ай булуга, «Могҗиза көткәндә» дигән фотосессия ясарга уйлап йөри идем. Әмма 7 ай булганда бала тудыру йортына алып киттеләр. Шул вакытта баштагы беренче уй – бала исән калырмы. Бала тугач – кеше ясап булырмы, утыра алырмы, тәпи китәрме, дип йокы качкан вакытлар күп булды инде. Бу хакта ирем дә уйлап йөрде. Шикләребезне бер-беребезгә белдермичә, булдыра алганын, табиблар кушканын эшләдек һәм көттек. Уйларымнан арындырып, кабат кече улым дәште.
– Әни, без акчасызмы әллә?
– Ник, улым, бар әйберегез бар бит.
– Алайса, ник ипотека түлибез? Айга күпме түлисез? Кайчан бетә ул?
– Улым, фатир – кыйммәтле әйбер, аңа акча җыеп бетереп булмый, шуңа күрә ипотека алырга туры килә. Күп кеше шулай эшли, бу – нормаль күренеш.
– Әни безгә кайчан җир кишәрлеге (күп балалы гаиләләргә) бирәләр? Ул шәһәрдән ерак буламы? Шунда киви, манго, питахайя утыртам. Питахайяның үсентесе бар инде, әби белән бабайның теплицасына утырткан идем бит, үсеп утыра ул. Кышка шәһәргә алып киләм мин аны.

Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова
– Улым, алар бит җылы якта гына үсә. Аларны үстерү өчен, кышкы бакча ясарга кирәк булыр. Җир кишәрлеге бирсәләр, башта безнең климатны ярата торган агач-куаклар утырта торырбыз.
«Синең бит шәһәр читендә яшисең килми, ә үзең инде агачлар «утырта башладың», – дип безнең сөйләшүгә ирем дә кушылды.
«Мин анда алма, груша гына җыярга йөрермен. Ә син тавык асрарсың. Ит белән йомырка җибәрерсең безгә», – дип көлемсерәп куйдым.
«Ник, мин анда үзем генә яшиммени?» – диде авылга да үзе генә кайтырга яратмаган иптәшем.
«Балалар белән килгәләп йөрербез инде», – дидем шаяртуга борырга тырышып.
– Ярар, алайса, башта мин иң яратканны – кура җиләге белән бөрлегән утыртып куярбыз, – диде безнең сөйләшүне тыңлап торган улыбыз. – Үскәч, мин анда йорт төзим. Үзем түгел инде, мин табиб булам бит, төзүчеләр яллармын. Анда бит әле төзелеш материаллары сатып алырга кирәк, эшчеләргә дә түлисе була. Әти, йорт салырга минем акчам җитәрме икән, әллә кредит аласы булырмы?
Бер-беребезгә карап елмаешып куйдык. Улыбызның җитди сөйләшүенә шаккаттык, олыларча бар нәрсәне уйлап йөрүен кара әле. Ике олы улыбыз «без шәһәрдә генә яшибез» дигәндә, менә бит әле кечкенәсе «шәһәр читендә йорт салам» ди. Шул баланың хыялларына куанып, аны канатландырып, үзебез дә үсенеп куябыз.
– Әле улың «табиб-хирург булам» ди, гел шул хакта сөйли, аны укырга кертергә фатирыңны яки әле төзергә тотынмаган йортыңны сатарга туры килмәгәе. Шулкадәр теләге көчле баланың, 7 яшьтән кем буласын белә, хыялын да чынга ашырасы килә. Шәп хирург чыгар иде! Әле беркөнне тешен алдыртырга барганда юл буе шул хакта сөйләп барды.
– Тырышып укырга кирәк инде, улым! Яхшы белгеч булсаң, сиңа ихтыяҗ булачак, акчаң да булачак. Йорт салырга да җитәр!
Әтисенә алдагы көнне улым белән стоматологка баргандагы әңгәмә турында да сөйләдем.
– Әни, хирург-стамотолог купме хезмәт хакы ала ул?
– Менә бит хәзер тешеңне алдырасың, шул вакытта үзең сора, улым.
– Теш хирургы булмыйм бит мин. Шулай да күпме икән хезмәт хакы? Син мине теге вакытта барган табибка яздырдыңмы? Аның белән сөйләшә башлаган идек инде. Минем бит төрле органнарга операция ясаучы буласым килә. Ә йөрәккә операция ясаганда, кеше ничек яшәп тора? Кызык...
Әтиләре балачактан аларны ярадан курыкмаска, вакытында эшкәртергә кирәген искәртеп килде. Берсенең ярасын бәйләгәнен калганнары карап тора иде, аннары үзләре үк бер-берсенең яраларын эшкәртеп бәйләп куя башладылар. Ә малайлар ярасыз тормый. Бу процессны ошаткан балаларга кайвакыт мин дә мөрәҗәгать итәм.
– Улым, бармагым шешеп киткән, ярамны эшкәртеп ал әле.
Улым бармагымны игътибар белән карады. Йөгереп кенә кирәкле әйберләрен алып килде. «Әни, монда эшләр шәптән түгел, ампутация кирәк», – дип әйтмәсенме...
Мин еш кына балаларның яраларын үзләре эшкәртеп куйганга ияләшкән инде, бу юлы көлмичә булдыра алмадым. «Хатын, шулай ук начармыни анда» дип, ирем дә ирен чите белән генә елмаеп куйды. Ә нәни «хирург»ка кызык, рәхәтләнеп көлә, үзе әнисенең бармагына перекись сала, «өф» дип, әрнүне дә киметергә онытмый. Шул арада «авыру»ны сөйләштереп, игътибарын да башкага юнәлтә.
– Әни, сез башта ук 3 бала теләдегезме? Сез минем вакытыннан алдан туасымны ничек белдегез? Мине көткәндә, нәрсә ашыйсың килде? Сез мине кыз булыр дип алып кайттыгызмы?
– Синең алдан туасыңны күңелем белән сиздем, малай булачагыңны да белдем. Сине көткәндә помидор ашадым, томат согы эчтем. Шуңа да син помидор яратасың ахры!
– Мин хатыным белән 2 бала гына алып кайтырмын.
– Нишләп, улым?
– Бер өйдә 5 кеше белән тыгызрак була. Әти, дәү абыйга 18 яшь бит инде. Кайчан чыгып китә ул? Аның бүлмәсе зуррак, шунда күчәсе килә. Әти, кибеткә чыгасыңмы? Мин дә чыгыйм әле, синең акчага берәр тәмле әйбер алып керәсе килә. Әти, абыйлар ничә яшьтә авылга кайтмый башлады? Сезнең белән атна саен авылга ияреп йөреп, мин ул яшьне узып китмәдемме әле?!
8 яшьлек улыбызның шулай тормыш турында сөйләшүеннән соң, аны «каникулда укы» дип аптыратасы да килми. Аның үз кызыксынулары бар, үз теләгәннәрен, бездән рөхсәт сорап, эшләп карыйлар, нидер пешереп тә, учакта нидер көйдереп тә маташалар, үз нәтиҗәләрен ясыйлар. Телефонны дошман күреп, аны тыеп, баланың да «дошманы» булып куюың бар, дип уйлыйм. Андый очраклар турында хәбәрләр ишетелеп тора. Мобиль интернет замана таләбе вә чиредер дә. Шулай да бала вакытыннан алда аннан күп мәгълүмат җыя, билгеле инде кирәген дә кирәкмәгәнен дә. Шулай да анысын да монысын да белергә дә кирәк. Бала телефонда, без уйлаганча, мәгънәсез видео гына карап утырмый бит. Тормыш турында да уйлый, димәк, максатларына туры бару, хыялларын чынга ашыру өчен укыячак әле ул. Болай да кечкенә генә башта күпме уй…
Балаларны кечкенәдән әби-бабай тәрбиясенә кайтарып куюга ирем нык каршы иде. «Без бит баланың үскәнен күрмибез, аның ниндидер сүзләрен ишетмичә, һөнәрләрен күрмичә калабыз, үзебез дә эмоцияләрдән мәхрүм булабыз», – дип кырт кисә иде. Чыннан да, баланың күпме хыяллары турында белми каласың. Баланың үсешен күзәтеп тору, аның уй-фикерләрен белеп тору – ата-ана өчен мөһим. Әлбәттә инде, каникулга, ялларга авылга әби-бабай янына кайтару турында сүз бармый, аларның да тәрбиягә өлеш кертүе мөһим.

Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова