news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Авылда фитнес ярты гына бәя» – Авыл агае бәрәңге урынына печән чәчкәнгә зарлана

news_top

Хәзерге вакытта авылда яшьләр тарафыннан бәрәңге бакчасын кыскарту яки бөтенләй бетереп печән чәчү хуплана. Әле чәчкән печәнне чабып алучы да юк, чөнки күпчелек халык хайван асрауның отышлы булмавын аңлап алды. Искәндәр Сәлахов шул теманы социаль челтәрдә кузгаткан.

Видеоларда күренгәнчә, ул бәрәңге бакчасына печән чәчтергән һәм, аны җыю өчен, шәһәрдән балаларын чакырып кайтарган.

«Бәрәңге бакчасын бетереп, печән чәчкән идек. Өченче тапкыр чаптык инде. Бәрәңге утырткан булсам, бер казыдың – эшең бетте. Кайчан җыеп бетерергә кирәк моны?» – дип сыкрана ул.

Әмма халык килешеп бетмәгән, «бәрәңгене алганчы аның күпме эше бар әле» дип, билгеле эшләр исемлеген тезеп киткәннәр. Ул исемлекне күргәч, кабат печән чәчәргә риза буласың...

Икенче видеода авыл агае бакча тулы кешене күрсәтә, барысы да печән җыя.

«Авылда фитнес ярты гына бәя, дигән идем. Теге юләрләр ышанып кайтты. Менә аларга – фитнес, шопинг! Барысы да бушлай», – дип сөйли ул, уенын-чынын бергә кушып.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар