Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авылда балалар мәйданчыгында фаҗига: Бер малайга ут төртеп яндырганнар

news_top_970_100

Якутиянең Нам районында яшәүче малайга икенче бер малай ут төртеп яндырган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Балалар мәйданчыгында талаштан соң янган малай җитди пешкән.

Фаҗига 26 майда Намцы авылында була. Бу турында хәбәрләр хәзер генә тарала. Балалар мәйданчыгында 2 малай талаша. Озак кына тарткалашкач, берсе зажигалка ала һәм көндәшенең футболкасына ут төртә.

Шаһитлар ялкынны сүндерә. Малайның тәненең 25 проценты пешә. Хәзер ул хастаханәдә ята.

Ут төртүче малайның гаиләсен хисапка куйганнар. Тикшерү бара, талаш сәбәбе әлегә билгеле түгел, диелә хәбәрдә.

Якутия прокуратурасы белешмәсе буенча, ут төртүче малай 2016 елда туган, зыян күрүче малай да кечкенә яшьтә, аның яше төгәл әйтелми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100