Авылда балалар бакчасы бинасында тәрбияче хатынга пычак кадаганнар
Башкортстанда исерек ир-ат элеккеге хатынына пычак белән һөҗүм иткән.
Башкортстанның Кырмыскалы районындагы Иске Кыйышкы авылында балалар бакчасы бинасында тәрбияче хатынны үтергәннәр. Уфа районара тикшерү бүлеге 49 яшьлек ир-атка карата «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тикшерү версиясе буенча, Уфа районында яшәүче 49 яшьлек ир-ат 17 ноябрьдә көндез исерек килеш балалар бакчасына килә. Биредә аның элеккеге хатыны тәрбияче булып эшли. Ир көнчелек аркасында җәнҗал чыгара. Ул 47 яшьлек хатынга кимендә өч тапкыр пычак белән кадый.
Аннары җинаятьче бакчадан чыгып качмакчы була. Балалар бакчасы белән бер бинада мәктәп тә урнашкан. Мәктәптә физкультура укытучы булып эшләүче ир-ат җинаятьчене тоткарлый.
Тәрбиячене үтергән вакытта мәктәп укучылары да, балалар бакчасындагы сабыйлар да башка бүлмәләрдә була, алар җинаятьне күрми.
Имгәнгән хатын ашыгыч ярдәм машинасында вафат була.
Тоткарланган ир-ат гаепләү белдерелде, тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.