Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авылда 18 яшьлек кызны аучы атып үтергән

news_top_970_100

Свердловск өлкәсендә 29 октябрьдә яшь кыз һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән яза.

Байкал районындагы бер авылда аучы 18 яшьлек кызны җәнлек дип уйлый һәм мылтыктан ата.

«Мәрхүмә кыз тулы гаиләдә үсә. Гаиләсе профилактика хисапларында тормый», – дигәннәр Эчке эшләр министрлыгында.

Аучы аткач, кыз яралана, аны хастаханәгә китерәләр. Тик табиблар аны коткара алмый.

Кызга аткан ир-ат машина йөртүче булып эшли, буш вакытында аучылык белән мавыга. Аңа карата җинаять эше ачылган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100