news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авылча салат (рецепт)

Социаль челтәрдәге "Татар ашлары" төркеменнән авылча салат рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Авылча салат (рецепт)
салат өчен:
бәрәңге – 3 данә;
тозлы кыяр – 2 данә;
башлы суган – 1 данә;
маринадланган гөмбә – 100 грамм;
шампиньон – 100 грамм;
яшеллек – 1 бәйләм;
тоз, тартылган кара борыч – тәм буенча;
зәйтүн – 10 данә;
әче аштәмләткеч мае – 2 аш калагы;
сарымсак мае – 2 аш калагы.
Бәрәңгене «мундир»да пешерәбез, чистартабыз һәм, эре итеп, шакмаклап турыйбыз. Гөмбәне юабыз, дуршлаг белән саркытабыз
Кыярны шакмаклап турыйбыз. Суганны салам формасында кисәбез. Яшеллекне ваклыйбыз.

Шампиньонны эре итеп турыйбыз һәм сарымсак маенда әзер булганчы кыздырабыз.

Бөтен ингредиентларны кушабыз, тәмләткечләр өстибез, әче аштәмләткеч мае (горчица) салырга.

Барлыгы 15 минут вакыт кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар