«Авылча матур» — Гөлназ Шәрипҗанова сөяк кимереп күрсәтте
Җырчы беренче тапкыр койка ясаган.
Гөлназ Шәрипҗанова тәмләп сөяк кимергән видеоны күрсәтте. «32 яшемә җитеп, беренче тапкыр холодец ясадым», — дип язган ул.
Видеода әбисенең койкага дигән итне ваклап тураганы истә калуы, ә бүген үзенең итне эре-эре итеп турап саласы килүе турында сөйли җырчы.
«Шундый тәмле итеп сөяк кимердең», «Бар эшкә дә өлгерәсең. Уңган да инде син», «Авылча матур», — дип комментарийлар калдырган артистның виртуаль дуслары.