news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авылча бәрәңге рецепты

Яңа бәрәңгене әрчеп тормасагыз да була.

news_top
Авылча бәрәңге рецепты
Гөлүзә Василова

Авылча тәмле бәрәңге пешерү өчен иске бәрәңгене әрчергә, ә яңасын яхшылап юу да җитә. Гади яки сырлы махсус пычак белән 4-6 кисәккә кисәргә.

Майонезга кибет каймагы кушарга, сарымсак сытарга, тоз, борыч сибәргә, яратсагыз махсус тәмләткечләр дә салырга мөмкин. Яхшылап болгатырга һәм соус әзер.

Бәрәңгеләрне соуска салып болгатырга, табаны майларга һәм шунда тезеп чыгарга.

200 градуска кадәр кызган духовкада 30-45 минут пешерергә.

Табынга яшелчә, төрле салат, соуслар белән бирергә була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар